Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:13

Ижауда Удмуртия татарлары тарихына багышланган конференция узды


Конференцияне ачу тантанасы

Конференцияне ачу тантанасы

Ижауда Удмуртия татарлары тарихына багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Чарада Удмуртия, Татарстан һәм Башкортстан галимнәре катнашты.

"Удмуртия татарлары – тарихы, гореф-гадәтләре һәм бүгенгесе" дип аталган регионара фәнни-гамәли конференцияне республиканың милли сәясәт министрлыгы, Русия Урал фәннәр академиясе бүлегенең Удмуртиядәге тарих, тел һәм әдәбияты институты, шулай ук укытучыларның белемен үстерү институты, республиканың милли оешмалары бергәләп әзерләде һәм уздырды. Конференциядә Удмуртия, Татарстан һәм Башкортстаннан дәрәҗәле галимнәр катнашты.

Удмуртия татарларының телен, мәдәниятен, сәнгатен саклап калу, иң мөһиме - милләттәшләребезнең үзаңын үстерү буенча күп гамәлләр башкарыла. Удмуртия татарларына багышланган күләмле конференцияне республиканың татар иҗтимагый үзәге Татарстаннан галимнәр ярдәмендә уздырган иде. Дөрес, моңа инде дистә елдан артык вакыт үткән.

Быелгы фәнни-гамәли конференцияне оештыру нияте белән Удмуртия татарлары тарихын өйрәнүче шәхес Гөлфидә Мәрдәнова чыкты. “Яңарыш” газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова белән Татарстанның мәдәният министрлыгы игълан иткән грантка проект юлладылар. Рәмзия Габбасова сүзләренчә, проектның беренче варианты уңышлы булмаган, аны тагын үзгәртеп, тулыландырып язгач кына ул җиңү китергән.

Конференция кунакларын каршы алалар

Конференция кунакларын каршы алалар

Грантны гамәлгә ашыру өчен милли сәясәт министрлыгы, укытучыларның белемен күтәрү институты ярдәм итә. Шулай ук Русия Урал фәннәр академиясе бүлегенең Удмуртиядәге тарих, тел һәм әдәбият институты зур өлеш кертте.

Берничә ай дәвамында бихисап оештыру эшләре башкарылды. “Татары Удмуртии: история, традиции и современность” дип аталган китап нәшер ителде. Аны чыгаруда Русия Урал фәннәр академиясе бүлегенең Удмуртиядәге тарих, тел һәм әдәбият институтыннан тарихчы Рөстәм Касимов күп тырышлык күрсәтте.

Удмуртия татарлары тарихына багышланган ярты сәгатьлек фильмны Фәнзилә Салихова әзерләде.

Конференцияне ачу тантанасында танылган галимнәр катнашты. Удмуртиянең тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Алексей Загребин республикада этнокультура формалашуында өч мөһим – фин-угыр, славян һәм төрки халыклар катнашуын билгеләде. Бүген Удмуртиядә йөздән артык халык исәпләнә. 2010 елда халык санын алу мәгълүматларына караганда, сан буенча татарлар Русиядә икенче урында торса, Удмуртиядә татар халкы 7 процент тәшкил итә. “Республикада этник мөнәсәбәтләрне булдыруда татарларның роле зур”, диде Алексей Загребин.

Удмуртиягә татарларның килеп урнаша башлавы төрле чыганакларда төрлечә бирелә.

Конференциягә әзерләнгән “Татары Удмуртии: история, традиции и современность” дип аталган китапта Глазовта гмер итүче тарих фәннәре кандидаты Диана Касимова мәкаләсендә татарларның Удмуртиягә инде X гасырда ук килеп урнашулары турында яза. Дөрес, бу дата бәхәсле, аны әле тикшерәсе бар дип билгели ул.

Гөлфидә Мәрдәнова һәм удмурт галиме Риф Нәсыйбуллин

Гөлфидә Мәрдәнова һәм удмурт галиме Риф Нәсыйбуллин

Татарлар бу җирләргә XIII гасырда – Идел буе Болгарстаны таркатылгач күпләп килеп төпләнгән. “Удмуртия җирендә татарларның динамикасы” – Гөлфидә Мәрдәнова тикшергән мәсьәлә. Ул 1897 елда халык санын алу мәгълүматларыннан алып бүгенге көнгә кадәр саннар китерә. Ул чорда татарлар 9 процент тәшкил итсә, бүген татарлар саны чагыштырмача кимрәк, 7 процент. Моның сәбәпләре төрле. Беренчедән, гомум халык саны кимегән. Тагын тискәре күренешләр дә милләткә файдага түгел. “Үткән гасырның 90нчы елларында киң таралган эчкечелек һәм наркомания татарларны читләтеп үтмәгән. Яшьләр күп вафат булган”, дигән нәтиҗә ясаган саннарны чагыштырып Гөлфидә Мәрдәнова.

Идел буе Болгарстаны җирләренең бер өлеше бүгенге Удмуртия территориясе диләр тарихчылар. Моны Удмуртиянең төнъягында Иднакар шәһәрчеге янында XII-XIII гасырга караган мөселман каберлеге булуы да дәлилли. Балезино районының Гордино авылында 1323 ел белән тамгаланган кабер ташы бар. Удмуртиянең төньягында көмеш дәрхәмнәр табылуы да моңа тагын бер дәлил. Алар гарәп халифәтеннән тыш X йөздән алып Болгар һәм Суар шәһәрләрендә сугылганнар.

Ижауга нигез XVIII гасырның икенче яртысында салына. 1760 елның апрелендә тимер кою заводы төзелә башлый, соңрак корал заводына да нигез салына. Заводка эшкә тирә-юньдәге татар, рус, удмурт авылларыннан кешеләрне китерәләр.

"Иж татарлары тарихын төбәкне өйрәнүче шәхес Гата Котдусов бик тәфсилләп язып калдырган. Татарлар күмәк яшәгән районның схемасын төзегән. Анда һәр өйдә кем яшәгәнен, нинди һөнәрчелек белән шөгыльләнүен күрсәткән. Гата ага 30га якын татар гаиләсенең шәҗәрәсен дә төзегән. Алар республиканың Милли музеенда саклана", дип билгеләп үтте музейның фәнни хезмәткәре Резедә Әхмәтвәлиева.

Илмир хәзрәт Касимовлар шәҗәрәсен күрсәтә

Илмир хәзрәт Касимовлар шәҗәрәсен күрсәтә

Удмуртиянең төньягында – Глазов, Балезино, Юкамен төбәкләрендә милләттәшләребез күмәк урнашып яши. Ул төбәктә гомер итүче татарларның тарихы да кызыклы. Балезино районында Касимовлар фамилиясен йөртүчеләр күпчелекне тәшкил итә. Алар кайдан килеп чыккан сон? Әлеге сорауны ачыклауга Кистем авылы мәчете имамы, туган якны өйрәнүче шәхес Илмир Касимов күп хезмәт куя. Илмир Касимов сүзләренчә, Удмуртия татарларына багышланган конференция Касимовларның шәҗәрәсен ныклап өйрәнергә этәргеч биргән һәм ул ачыш та ясаган.

​Илмир Касимов сүзләренчә, Удмуртиянең төньягындагы мөселман авылларына Нократта яшәгән татарлар нигез сала. Иң борынгылардан Кистем авылы санала. Аңа 300 ел элек беренче татарлар килеп урнашкан. Кистемдә җир җитми башлагач, яңа авыллар барлыкка килә. Аларга нигез салучылар Кистемнән чыккан татарлар. 1780-90 елларда Паюра-Падера авылы барлыкка килә. 1825 елда Бикташ, 1830 елларда картада Әхмәди авылы барлыкка килә. Бу авылларда яшәүчеләрнең сөйләм теле үзгә. “Борынгы бабаларыбыз телендә сөйләшәбез”, диләр кистемлеләр. Бу авылларда яшәүчеләрнең күбесе Касимовлар.

Илмир Касимов шәҗәрәне төзү нияте белән бик күп архивларда рәсми документлар белән танышкан. Ниһаять, түземлеге уңышка китергән. Удмуртиягә килеп урнашкан Касимовлар шәҗәрәсенең башында Шагум бабай тора. Касимовларың шәҗәрәсен төзү эше дәвам итә. Моңа Паюра, Әхмәди, Юнда авылларда яшәүчеләр үзләре дә кызыксынып, эзләнү-тикшеренү эшенә алынган.

Казан галиме Олег Хисамов Удмуртия татарларына багышланган китап белән

Казан галиме Олег Хисамов Удмуртия татарларына багышланган китап белән

Удмуртия татарлары тормышы, көнкүреше, сөйләм теле Казан галимнәрен дә кызыксындыра. Ел саен диярлек Удмуртиянең төрле төбәкләренә Казаннан экспедицияләр оештырыла. Нәтиҗәсе дә бар. Конференциягә Казаннан Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан галимнәр 2012 ел экспедициясе материалларын туплап, китап итеп чыгарганнар. Бу китап белән конференциядә институт галиме Олег Хисамов таныштырды.

Чит төбәктә татарларга туган телләрен саклап калуда ислам диненең дә роле зур. Татарлар урнашкан җирләрдә мәчетләр төзелә. Соңгы елларда гына да авылларда иске мәчетләр янында яңалары төзелүе дә уңай күренеш. Әхмәди, Паюра, Кистемдә яңа мәчетләрдә гыйбәдәт кылалар, дини белем туплыйлар. Камбарка, Кияс, Юкамен, Сюмси, Алнаш районнарында дин кардәшләребез иман йортларын төзеде.

Ижауда XIX гасырда берничә мәчет булуы билгеле, Әйтергә кирәк, аларның берсен - Азин урамында урнашкан Җәмигъ мәчетен үткән гасырның 30нчы елларында дин кардәшләребез бер төндә күчергән. Петров урамында икенче - “Иман нуры” мәчете берничә ел элек ачылды. Ижауның үзәгендә яңа гыйбадәт бинасы тиздән рәсми ачылачак. Мәчетләрдә дини белем бирү югары дәрәҗәдә куелган.

Татарларның зыялы, белемле булуы да билгеле. Удмуртиянең милли музей фондларында милләттәшләребез кулланган борынгы китаплар саклана. “Алар чын-чынлап милли байлыкларыбыз. Гарәп имласы нигезендә язылган китапларның булуы халкыбызның белемгә омтылышын, рухи байлыгын һәм шул ук вакытта төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәләрен дә күрсәтә”, дип сөйләде милли музейның фәнни хезмәткәре Резедә Әхмәтвәлиева.

Конференциядә катнашучы укучылар

Конференциядә катнашучы укучылар

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге өметсез дигән гыйбарә бар. Конференциядә мәктәп укучыларының, студентларның күпләп катнашуы, аларның тарих белән кызыксынуы сөенечле күренеш. Танылган галимнәр алдында чыгыш ясау, аларга киләчәктә эзләнү эшләренә этәргеч бирәчәгенә ышаныч зур. Мәсәлән, Ижаудагы социаль педагогика көллияте укытучысы Вәсилә Хәкимова әйтүенчә, татар теле факультативына йөрүче студентлар быел гына алтынчы конференциядә катнаша икән.

Конференциядә республикада гомер итүче танылган шәхесләргә багышланган чыгышлар да булды. 12нче мәктәптән Аделия Хәбибуллина сугыш ветераны Шиһабетдин Садыйковның тормышын һәм иҗатын өйрәнгән.

Ализа Хурамшина Камбаркада яшәүче сугыш ветераннары белән таныштырды. Сарапулдан Асия Әхмәдиева шәһәр татар иҗтимагый үзәге рәисе Илгиз Мансуров турында сөйләде. Нәкъ ул ТИҮ белән җитәкчелек иткән елларда Сарапулда беренче татар сыйныфлары эшли башлаган.

"Әлеге конференция киләчәктә республикада гомер итүче татар халкының тарихын җентекләп өйрәнүгә үз өлешен кертер. Шул ук вакытта тарих битләрендә әле ак таплар байтак. Аларны тикшереп, киләсе буынарга җиткерү дә максат итеп куелды", диде Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмзия Габбасова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG