Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчет һава аланына Әхмәтхан Солтан исемен бирү Киевта яңадан каралачак


Киевта Әхмәтхан Солтанга һәйкәл
Киевта Әхмәтхан Солтанга һәйкәл
Украина Югары радасы Кырым башкаласы Акмәчет һава аланына кырымтатар очучысы, ике тапкыр Советлар берлеге каһарманы Әхмәтхан Солтан исемен бирүне караячак. Бу хакта авиаторларның "Ватан канатлары" төркеме рәисе Нури Бейтулаев QHA агентлыгына белдерде.

Бу проект Украина парламентына икенче тапкыр тәкъдим ителәчәк.

Акмәчет һава аланына Әхмәтхан Солтан исемен бирү мәсьәләсе Кырымда бер тапкыр күтәрелгән иде инде. Кырым парламенты һәм шәһәр шурасы моны хупламады. Алар халыкара таләпләр нигезендә, бер үк исемне берничә һава аланы йөртә алмый, дип белдерде. Махачкаладагы һава аланы Әхмәтхан Солтан исемен йөртә.
XS
SM
MD
LG