Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:19

Әхмәт Мазһаров президентлык вазифасыннан китсә дә, академиядә татар фәненең үсәчәгенә өметләр баглый. Ул Русия академиясендәге үзгәрешләрдә өметле киләчәк күрми.

Әхмәт Мазһаров академиядә президентлык вазифасыннан китүенә ай чамасы вакыт калганда Азатлык сорауларына җавап бирде. Академиядә җитәкчелек алышынуны ул Татарстанда президент алмашыну традициясен дәвам итү, дип белдерә. Аның фикеренчә, алдагы берничә елда Русия академиясенең хәлләре шәптән булмаячак, шуңа күрә республикаларның академияләре, форсаттан файдаланып, зураеп һәм ныгып калырга тиеш. Мазһаров фикеренчә, университетта татфакны бетерү татар фәненең дәрәҗәсен нык төшерде һәм югалтуларны кире кайтару өчен академия белән КФУ уртак проектлар башлый.

– Әхмәт әфәнде, Русиядә академияләрнең киләчәге бик үк анык булмаганда Татарстан фәннәр академиясе җитәкчесе алышына. Гомумән алганда, ничек уйлыйсыз, бүгенге сәясәттә академияләрнең киләчәге бармы?

– Бүгенге сәясәттә республикалардагы академияләрнең киләчәге бар һәм аларның яшәп калуы да бик мөһим дип уйлыйм. Без әле күптән түгел генә Уфада Башкортстан, Саха (Якутия) һәм Татарстанның өч академия президентлары бергә очраштык. Ике атна элек Саха (Якутия) академиясенең 20 еллыгын үткәргәндә республика президенты Егор Борисов белән дә очрашкан идек. Уфада Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белән дә сөйләштек.

Мин бу президентларның икесенә дә: "Русия академиясе ким дигәндә ике-өч ел начар эшләячәк, бәлки бөтенләй дә таралыр һәм, форсаттан файдаланып, без фәнне саклап калырга телибез икән, республика академияләрен киңәйтергә, көчәйтергә тиешбез", дидем. Ул идея аларга бик ошады.

Русия академиясе хәзер төбәкләрдәге институтларын кыскарта башлады. Мәскәүдәгеләргә, Петербурдагыларга башта тимәячәкләр, ә читтәге институтлар кыскарачак. Без үзебездә фәннең дәрәҗәсен, казанышларын төшермәс өчен Русия академиясенә караган институтларны үзебезнең академияләргә алып, аларны саклап калу кирәк. Әле саклап калу гына түгел, киңәйтергә һәм көчәйтергә кирәк. Минем бу тәкъдимнәрне республикаларның җитәкчеләре хуплар дип ышанам. Үзебезнең президент белән дә бу хакта сөйләшеп торам мин, ул да шул ук фикердә.

– Ничек уйлыйсыз, әгәр Татарстан фәннәр академиясе Татарика, ягъни татарга караган һуманитар фәннәрне берләштерүче бер үзәк итеп кенә калдырылса, үз-үзен күбрәк акламасмы? Татар халкына күбрәк хезмәт итү мөмкинлеге тумасмы?

– Һуманитарийлар, әгәр тарих белән әдәбиятны гына кладырсак, академиягә шул да җитә дип нык ялгыша. Бүген бер генә фән дә математикасыз эшли алмый. Математиканы кулланмаган фән – ул фән түгел. Бөтен җирдә компьютер, бөтен җирдә информатика, бөтен җирдә математика хәзер. Без хәзер яңа археология институты оештырдык. Табылдыкларга радиоуглеродлы анализ ясау кирәк. Һәм геннар инженериясеннән башка беркая да барып булмый. Һуманитар фәннәр бүген физика, химия һәм математикадан башка алга бара алмый. Физика, математика, химия булмаган академия – ул академия түгел. Анда фән юк, аннары әкияткә әйләнә ул.

Республика акдемияләрен киңәйтергә, көчәйтергә тиешбез
Археология фән буларак алга таба нык үсәчәк, чөнки анда хәзер физиклар да күп эшли. Мисал өчен физиклар табылган сөякне радиоуглеродлы анализ белән тикшереп, аның ничә ел кайда торганын ачыклыйлар. Аннары геннар инженериясе белгечләре кайсы халыкка караганын ачыклый. Әлегеләрдән башка бернинди тарих та, археология дә юк, һуманитар фәннәр дә юк.

Тел мәсьәләсенә килсәк, хәзер теләсә кайсы һуманитар тел галиме дә компьютерсыз эшли алмый. Хәзер академик Җәүдәт Сөләйманов шуның белән, компьютер лингвистикасы белән шөгыльләнә. Әкиятчеләрне җыеп бергә утыртсаң академия була дигән фикер бик артта калган караш ул.

– Сез җитәкчелектә булган вакытта татарның фән дөньясына карата тәнкыйди фикерләр дә яңгырады. Университетта татар традицияләрен дәвам итүчеләрне әзерләүче нигезне тәшкил иткән татар факультеты бетерелде. Сез Азатлыкка әңгәмәдә бу адымга каршы икәнегезне әйттегез. Әлеге үзгәрешләрнең башында торган КФУ ректоры Илшат Гафуров фәннәр академиясенең әгъза мөхбире булды. Бу гамәлне бүген ничек бәялисез?

– Илшат Гафуров ул өйрәткәнне аңлый торган, урысча әйткәндә, "обучаемый человек", булып чыкты. Академиягә килеп академиклар белән тыгыз элемтәгә кергәч, барсын да аңлап алды. Без аның белән хәзер бер-беребезгә ярдәм итеп бик яхшы эшлибез. Ул хәзер күп нәрсәләрне аңлый.

Университеттан хәзер институтларда эшләрлек татар белгечләре аз чыга
Дөрес, татфакны бетереп татар теле фәненә зыян килде. Без хәзер академиядә татар теле, татар тарихына караган аспирантура өчен лицензия алдык. Безнең хәзер 150ләп аспирант бар. Әле монда ук магистратура булдыру турында да уйлап йөрибез.

Безнең элекке татфак институтларда, фәндә эшләрлек белгечләр чыгара иде. Хәзер исә татфак педгогия институты белән бергә кушылып, элек ничек укытучылар әзерләгән булсалар, шул эшкә керештеләр. Укытучылар әзерләү дә кирәк эш.

Университеттан хәзер институтларда эшләрлек белгечләр бик аз чыга һәм бетеп тә бара дип әйтергә була. Берсүзсез дәрәҗә нык төште. Шуңа күрә һуманитар институтларда эшләрлек белгечләр әзерләү өчен академия каршында магистратура ачарга торабыз. Без хәзер КФУ ректоры белән әлеге мәсьәлә хакында сөйләшеп йөрибез, Иншаллаһ ахырына чыгарбыз.

Киләчәктә академия белән федераль университет бергә татар теле, татар әдәбияты, татар тарихы өлкәсендә безнең институтларда эшләрлек кешеләрне әзерләячәк. Бу яңа структура булачак. Ректор хәзер моны аңлады һәм без бергә бу фикерне тормышка ашырабыз. Ничек тә ерып чыгарбыз. Татарчаны яхшы белә торган яшьләрне бергә җыеп, элиталы төркем ясап, елга 15 кеше чыгарсак, шул җитә.

– Әмма, яхшы белгеч яшьтән үк әзерләнә. Университет югары белемнең нигезе булып тора. Университетта татарлык ни дәрәҗәдә укытылырга тиеш дип исәплисез?

– Татар филологиясе, татар теле элекке педагогия институты базасында һуманитар белгечлек буларак сакланды. Татар теле һәм әдәбияты, татар тарихы укытучылары алар беркая да китмәде, барсы да шунда эшли. Бакалаврда укыту шул дәрәҗәдә барса, әйбәт дип исәпләм мин. Аннан соң көчле, фәнни эшкә ярарлык егетләрне магистратурага алып, университет һәм академия белән берлектә үстерү кирәк.

– Сез академиянең яңа җитәкчесе итеп КФУ президенты Мәгъзүм Сәлаховны хуплыйсыз дип беләбез. Ә дүрт намзәтнең калган өчесен: Марат Сафиуллин, Җәүдәт Сөләйманов һәм Айрат Абдуллинны исемлеккә сез тәкъдим иттегезме?

– Мин гариза язып алып килгәч Татарстан президенты: "Кемне куябыз?" дип сорады. "Мин фән кешесе, өч намзәтем бар, хәтта дүртәү дә. Әлифба буенча беренче Абудуллин тора, аннан соң Сәлахов, Сафиуллин һәм Сөләйманов килә. Барсы да академиклар. Абдуллин, кызганыч, татарча начар сөйли, ул төшеп кала", дидем. Президент: "Дүрттән кайсы беренче урынга чыга?" дип сорады. Мин иң әзере, президент булырлык кеше дип академик Сәлаховны атадым. Ул ректор булып эшләде, хәзер дә анда абруе зур. Аннары, ул академия җитәкчесе булса университет белән академияне тагын да якынайту килеп чыгачак, бу бик мөһим мәсьәлә. Миңнеханов та Сәлаховны хуплады.
Рөстәм Миңнеханов (с) һәм Әхмәт Мазһаров

Рөстәм Миңнеханов (с) һәм Әхмәт Мазһаров

Хәзер безнең сайлаулар бара. Бик катлаулы эш ул. Башта бүлекләребездә үтә. Бүгенгә җиде бүлекнең бишесе Сәлахов өчен тавыш биреп документларын китерде инде. 15 майда президиумда яшерен тавыш бирү юлы белән президентлыкка намзәтне билгелибез. Аннан низамнамә нигезендә бер ай көтәргә кирәк. Бер айдан соң академиянең еллык җыелышында яшерен тавыш бирү белән президентны сайлап куябыз. Бу безнең классик сайлау тәртибе, аны бозмыйбыз. Алу, кую, китерү дигән нәрсә юк. Барсы да низамнамә нигезендә бара. Җыелыш 16-сы белән 20 июнь арасында булачак. Бу чарага президент үзе килергә тиеш, аның ничек вакыты була бит.

Академиядәге үзгәрешләрдә бернинди инкыйлаб та юк. Миңтимер Шәймиев үзенең урынын бик матур итеп Рөстәм Миңнехановка тапшырган иде бит. Бездә, академиядә дә хәзер шуның кебек, матур итеп сөйләшеп, киңәшеп бу адымны кабатлау бара. Мин беркая да китмим, монда президентның киңәшчесе булып калам.

Үзем җитәкчелек иткән институтта бик күп эшләрем бар. Ираннар безнең лицензия белән дүрт завод төзеделәр. Шуның берсен быел, өчесен киләсе елга эшләтеп җибәрү кирәк. Ярты ел мин Иранда булам, шуңа күрә монда эшләргә көч тә, вакыт та юк.

Менә шушы якларын барсын да уйлап, президентка гариза язып, сөйләшеп, киңәшеп шундый фикергә килдем.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG