Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:57

Ялутор районының Аслана авылында Советлар берлеге батырлары Тамерлан Ишмөхәммәдов һәм Салават Кәримов истәлегенә мемориал такта куелды. Бумаер авылында якташлары Тамерлан Ишмөхәммәдовка һәйкәл һәм Ватан сугышына киткән авылдашлары исемлеге язылган хәтер тактасын ачу тантанасы үткәрде.

Бәйрәмдә район башлыгы Андрей Гильгенбург, аның урынбасары Наталья Чикунова, район ветераннар шурасы рәисе Надежда Ралка, Ялуторның хәрби комиссары Александр Рыжков, авыл хакимияте башлыгы Илгиз Латыйпов һәм батырның туганы Роза Әбсәләмова чын күңелдән тәбрикләп, ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Тантаналы рәвештә һәйкәлне ачу бу эшне башлап йөрүче Тимерхан Әбделхәевка тапшырылды. Өлкәннәргә авыл эшмәкәрләре әзерләгән бүләкләр таратылды. Аслана татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре матур концерт програмын тәкъдим иттеләр. Салкын җилдә туңганнар солдат боткасы белән сыйланып, кайнар чәй эчеп җылынды.

Тамерлан Ишмөхәммәдов

Тамерлан Ишмөхәммәдов

Әти-әни, әби-бабайлары, туганнары авылдан сугышка киткән 114 кешенең язмышы белән кызыксынучылар Идрис Азиятов янына җыелды. “Сугыш ветераннарының һәркайсы турында мәгълүмат туплауны үз бурычым итеп алдым, буш вакытта “Хәтер китап”лары, хәрби комиссариатлардан, “ОВД мемориал” сайтыннан эзләнә башладым. Бу четерекле, җаваплы эшне башкарып чыгу өчен күп вакыт кирәк. Әле сугыштан өйләренә кайтмаган 74 солдатның каберләрен табып бетерү өчен бик тырышырга кирәк”, диде ул.

Якыннарын күрү бәхетенә ирешкән 40 сугыш ветераны бу дөнья белән хушлашкан инде. Бер уйласаң, сугыш тәмамлануга 69 ел үткән, ә батыр якташларына әле дә бернинди истәлек булмавы гаҗәп тә, икенче яктан, бу бит әле җитәкчеләр намусында да. Ә менә авыл халкының батырларны искә алып, үз тырышлыгы белән һәйкәл булдырырга омтылуы – бик мактаулы күренеш. Бу идеяне тормышка ашыручы Тимерхан Әбделхәев:

Район башлыгы тәбрикли

Район башлыгы тәбрикли

“2010 елда авылга килгән туристлар авылдашыбыз, Советлар берлеге батыры Тамерлан Ишмөхәммәдов истәлегенә берәр нәрсә бармы дип сорагач, югалып калдык. Шуннан мин бу һәйкәлне булдыру өчен ныклап шөгыльләнә башладым, - дип сөйләп китте. – Авыл халкы бик булышты. Батырның һәйкәлен ясатырга район хәрби комитеты ярдәм итте. Үсеп килүче яшь буын бу тыныч тормыш өчен кемнәр көрәшкәнен белергә тиеш. Ул - безнең тарих, горурлыгыбыз.

Бөтен эшне бергәләшеп башкарабыз. Менә бу мәчетне дә үз көчебез белән төзедек. Аның урынында ике катлы иске мәчет иде. Халык, аны җимерергә ярамый, үлеп-зәгыйфьләнүләр булыр дип ырымлангач, Казанга барып, иман йортларына кереп сорашып чыктым. Алар, изге эш башлар өчен булса, барысы да яхшы булыр, ырымнарга ышанмагыз, дип кайтардылар. Шулай сүтеп, яңасын салып куйдык. Хәзер, Аллага шөкер, авылда газ да бар, үз тырышлыгыбыз белән су башнясын утыртып куйдык (монда Тимерхан Уразов булышты), аннан һәркем су кертә ала. Суны чистарта торган заманча җиһазлар да урнаштырылган, аннан эчәр өчен килеп алырга була.

Хөрмәтле кунаклар

Хөрмәтле кунаклар

Модульле фельдшер-акушер пункты китереп куйдылар, эшмәкәрләр кибетләр ачтылар. Урамнарга асфальт җәелгән. Гел утыбыз сүнеп азапландык, чиратлап яндыра башлаган идек – хәзер анысы да җайланды. Бергә җыелышып, көтүлек өчен 300 гектар җирне киртәләп алдык. Хәзер ике яңа урамда өйләр салына. Мин хакимият Думасында депутат булган 2000 елдан бирле 36дан 120 хуҗалыкка кадәр үсте авыл. Рәхмәт авыл, район җитәкчеләренә – сүзне тыңлыйлар, хәлләреннән килгән кадәр ярдәм итәләр”.

Аксакал Баязит Галиев, Идрис Азиятов

Аксакал Баязит Галиев, Идрис Азиятов

Авыл аксакалы Баязит Галиев аңа кушылып: “Колхоз елларында Бумаер җитештерү участогы җитәкчесе булып эшләдем, - дип дәвам итте. – Комплекста 400 баш сыер, 200 бозау бар иде. Чәчү-уру вакытларында айлар буе комбайн-трактордан төшмәдем. Көне-төне эшләдек. Әтием Батыр 1939 елда Кызыл армия сафларына алынган җирдән сугышка җибәрелгән. Разведкада йөри, Сталинград өчен каты көрәшләрдә катнаша. 1943 елда Коктюль авылыннан бер солдат белән разведкага китәләр. “Тел” өчен бер әсирне алып чыкканда әтием, минага эләгеп, шартлый – батырларча һәлак була. Мин 1940 елда туганмын – сугыш алды баласы. 15 яшемнән эшләп киттем, хатын белән 48әр ел стаж белән лаеклы ялга чыктык.

Салават Кәримов

Салават Кәримов

Мәктәптә 5 кенә сыйныф укырга туры килде, башка мөмкинлек булмады. Хәзер дә әле терлек асрамыйчан тора алмыйбыз. Сыерны бетерсәк тә, ат, бозаулар, сарыклар бар. Алар янына чыгып керү – күңелгә ял бирә. Аннары бөтенләй авыруга сабышасың. Аяк кына бирешә, резина итек белән салкыннарда йөрүләрнең нәтиҗәсе чыга хәзер. Гомумән, авылда мал үстерүчеләр күп, 4-6шар сыер саклыйлар. Сөтне вакытында җыеп торалар. Эшләгән кешегә барысы да була ул. Пенсиябез дә яхшы”.

Ватан сугышы каһарманнары исемнәре мәңгеләштерелмәгән авыллар саны берәүгә кимеде. Ә бит бу дәһшәтле юлларны үткән, дошманга каршы бүгенге тыныч, матур тормыш өчен күтәрелгән әби-бабайларыбыз моңа гына лаек. Аларны данлау, исемнәрен киләчәк буынга җиткерү – һәркемнең изге бурычы. Табылсын әле һәйкәлсез авылларда бер Тимерхан абыйдай әйдәп йөрүче, оештыручы, куандырыйк әле утны-суны кичкән якташларыбызның рухларын. Мәчет янындагы матур мәйданчыкта урнашты һәйкәл

Мәчет янындагы матур мәйданчыкта урнашты һәйкәл

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG