Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция Кырымтатар мәҗлесенең югары вәкиле йортын тенти


Али Хәмзин
Али Хәмзин
Кырымдагы Русия полициясе 15 майда иртәнге сәгать 7дә Кырымтатар мәҗлесенең тышкы эшләр бүлеген җитәкләүче Али Хәмзиннең Бакчасарайдагы йортында тентү башлады. Кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Эдие Җәмилеваның Азатлыкка әйтүенчә, полиция тентү өчен мәхкәмәдән рөхсәт булуын белдергән.

Хәмзин йорты янына Кырымдагы Русия хакимиятләрең биш машинасы килгән, икесе номерсыз. Хәрбиләр тулы зур йөк машинасы булуы да хәбәр ителә.

Бакчасарай шәһәр шурасы депутаты Мустафа Мустафаевның Азатлыкка белдерүенчә, Русия ФСБсы аңа тентүнең террор куркынычына бәйле булуын әйткән. Мустафаев фикеренчә, чынлыкта тентү кырымтатарларны сөргенгә җибәрүнең 70 еллыгын искә алу алдыннан куркыту максаты белән оештырылган. 18 майда үтәчәк хәтер көне алдыннан Акмәчеткә полициянең дистәләрчә автозак китерүе хәбәр ителә.

Али Хәмзин хәзер өйдә түгел, ул эш сәфәре белән Кырымнан читкә киткән булган. Өйдә хатыны, балалары һәм биш оныгы гына бар.
XS
SM
MD
LG