Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндия татарлары мәктәбе уңышлары Казанда танылды


Хәмидә Чайдан: "Безне татар теленә мәхәббәт берләштерә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:18 0:00

Хәмидә Чайдан: "Безне татар теленә мәхәббәт берләштерә"

Татар телен өйрәнү мәркәзенең Татарстан гына булуы шарт түгел, ди Финляндиядә 40 елдан артык татар телен укыткан "Сөембикәнең көмеш беләзегенең" быелгы иясе Хәмидә Чайдан.

"Сөембикә" журналының 100 еллыгы бәйрәменә килгән Финляндия татар ханымнары арасында ике укытучы Фазилә Насретдин белән Хәмидә Чайдан да бар. Хәмидә ханым быел "Көмеш беләзек" бүләгенә лаек дип табылган. Бүләкне аңа җомга көнне Камал театрында тантаналы тамашада тапшырадылар. Шулай ук әлеге бүләкне җырчы Гөлзада Сафиуллина һәм журналист Филисә Хәкимова да алды.

"Элекке елларда Казан белән бөтенләй элемтә булмаганда, балаларны үзебез җыеп төзегән дәреслекләр нигезендә укытканда хезмәтебезнең Татарстан тарафыннан танылуын күз алдына да китереп булмый иде. Менә инде дөньялар түгәрәкләнде, Казанга еш кайтып йөрибез. Үзебездә кунаклар кабул итәбез. Дөньялар үзгәреп тора. Узган ел безнең җәйге хәяттә (мәктәптә) Нижгардан дүрт бала укып китте. Алар кире кайткач ата-аналары - балаларыбызны үзгәртеп кайтаргансыз, бит диде. Хәзер татар телен Татарстанда гына уку шарт түгел. Балалар безгә дә килә ала, теләүчеләр дә күп", дип сөйләде Хәмидә ханым Азатлыкка.

Якын киләчәктә аралар тагын да якынаячак, дип көтелә. Бөтендөнья татар конгрессы бюросы Һелсинки-Казан арасында туры очышларны булдыру өчен Finnair җитәкчесенә хат әзерли. Бу хакта конгрессның күчмә утырышында да сөйләшү булган.
XS
SM
MD
LG