Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда кырымтатарлар депортациясенең 70 еллыгы чараларын тыялар


Янәсе-премьер-министр Сергей Аксенов
Янәсе-премьер-министр Сергей Аксенов
Кырымтатарларның илләреннән сөрелүләренә 70 ел тулу алдыннан Кырымның үзешчән хакимияте ярымутраудагы күп кеше катнашкан бөтен чараларның тыелачагын белдерде.

Бу документы янәсе-премьер-министр Сергей Аксенов имзалаган. Әлеге “фәрман” нигезендә 2014 елның 6 июненә кадәр чаралар тыелачагы әйтелә. “Украинаның көньяк-көнчыгышындагы күпләгән шәһәрләрдә вакыйгалар сәбәпле, тыныч халык та зыян күргәнгә, Кырымга үтеп кереп экстремистлар провокацияләр кылмасын һәм курорт сезоны өзелмәсен өчен” бу тыюның кертелгәнен әйтә Аксенов. Бу документ Кырымның янәсе-хөкүмәтенең Фейсбуктагы битенә урнаштырылган.

Хакимият органнарына һәм мәдәният учакларына планлаштырылган бөтен чараларны да үткәрмәскә кушылган.

Бу карарга кадәр Кырымның янәсе-хакимияте 18 майда Акмәчеттәге Ленин мәйданында кырымтатарлар депортациясе көне үткәреләчәген белдергән иде.

Кырымдагы Русия полициясе 15 майда Кырымтатар мәҗлесе җитәкчелегенең йортларында тентүләр башлады.

Бакчасарай шәһәр шурасы депутаты Мустафа Мустафаев Азатлыкка белдерүенчә, Русия ФСБсы аңа тентүнең террор куркынычына бәйле булуын әйткән.

Мустафаев фикеренчә, чынлыкта тентү кырымтатарларны сөргенгә җибәрүнең 70 еллыгын искә алу алдыннан куркыту максаты белән оештырылган.

18 майдагы хәтер көне алдыннан Акмәчеткә полициянең дистәләрчә автозак китерүе дә хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG