Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең “Протон-М” ракетасы галәмгә иярчен чыгарганда янды


Русиянең "Протон-М" ракетасы "Экспресс-АМ4Р" иярченен галәмгә очырганда янды. Роскосмос башлыгы Олег Остапенко Интерфакска белдерүенчә, двигательдә проблемнар килеп туган.

"Экспресс-АМ4Р" Русиянең иң көчле һәм югары технологияле иярчене булган дип хәбәр ителә. Ул Русиянең ерактагы һәм барып җитү кыен булган урыннарын интернет белән тәэмин итеп торырга тиеш булган. Бу иярчен бер миллиард сумга (28,8 миллион доллар) төшкән.
XS
SM
MD
LG