Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда кырымтатарлар депортациясенең 70 еллыгына митинг була


Татар иҗтимагый үзәге кырымтатарларның илләреннән сөрелүләренә 70 ел тулуны искә алу митингы үткәрә.

Чара 18 май көнне Казан шәһәренең Ленин бакчасындагы золым корбаннарына куелган һәйкәл янында 12 сәгатьтә башланачак.

Үзәк рәисе Галишан Нуриәхмәт чараның хакимиятләр белән килешенгәнен әйтә. Башта үзәк бу чараны Бауман урамы башындагы сәгать янында, шәһәр үзәгендә үткәрергә теләгән, әмма Казан хакимиятләре рөхсәт бирмәгән.
XS
SM
MD
LG