Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин "Ә"гә "Җә" дип утыручы кырымтатарлар белән очрашты


Путин белән очрашу
Путин белән очрашу

Җомга көнне Сочида Русия президенты Владимир Путин кырымтатар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Анда катнашучылар арасында Милли мәҗлес эшенә аяк чалып килүчеләр шактый иде. Алар соңгы вакытта барган басымнар, матәм чараларын тыю турында сүз әйтүне кирәк тапмаган, күрәсең.

16 май көнне бер төркем кырымтатарлар җомга намазында сөргендә һәлак булучылар рухына дога кылганда, икенче бер төркем Сочида Русия президенты Владимир Путин белән очрашып йөрде. Әлеге очрашуны оештыруны Милли мәҗлес сораган булса да, нигездә анда Кырымтатар милли мәҗлесенә оппозициядә булучылар барды.

Бу очракта “Милли фирка” партиясенең элекке җитәкчесе Васфи Абдураимов исемен атау гына да җитә. Нәкъ референдум вакытында Русиянең федераль каналлары аның сүзләренә таянып, кырымтатарларының бу чарада бик теләп катнашуы турында шапырына-шапырына сөйләгән иде.

Путин Сочида Кырым вәкилләре белән очраша. Уңнан өченче - Ремзи Ильясов
Путин Сочида Кырым вәкилләре белән очраша. Уңнан өченче - Ремзи Ильясов
Кырымтатар Мәҗлесен иң аптыратканы мөгаен бу очрашу түгел, ә анда баручылар арасында Мәҗлескә якын булучы вәкилләрнең дә керүе булгандыр. Әлеге очрашуга барган Заур Смирнов һәм Ремзи Ильясовны кырымтататрлар социаль челтәрләдә сатлыкҗан дип атый башлады.

Кырымтатарлар юлбашчысы Мостафа Җәмилев Ремзи Ильясовның Путин янына очрашуга барачагын Мәҗлес белән килештермәвен әйтә. Бу хакта Җәмилев 15minut.org-ка белдергән.

“Мине бу хәл чиктән тыш гаҗәпләндерде, мин моны көтмәгән идем. Хәзер аның үзен ишетергә телим”, диде Җәмилев.

Путин кырымтатарларны җирле халык итеп танырга теләми

Нәкъ Җәмилев Русиянең Кырымны аннексияләвенә карата борчылу белдереп төрле илләрдә очрашуларда катнашып йөргән иде. Бу хәл Мәскәүнең эченә тигән күрәсең. Бүгенге очрашуда Путин Җәмилевнең АКШ, Төркия һәм башка илләрдә булуын искә алыптыр, “Русиядә, Кырымда яшәүче кырымтатарлар мәнфәгатьләрен башка ил парламентларында яклап йөрү мөмкин түгел. Бу нонсенс. Аны халык яшәгән илдә якларга кирәк”, диде ул.

Русия президенты федераль һәм җирле хакимиятнең барлык халык белән эшләргә әзерлеген әйтсә дә, Кырымның Русиягә кушылуыннан соң кырымтатарларына басымнар арта гына бара. Соңгы берничә көндә Милли мәҗлес җитәкчелегенең өйләрендә тентүләр узды. Шуның нәтиҗәсендә Мостафа Җәмилевнең хәләл җефете хастаханәгә эләкте. Мәҗлеснең тышкы мөнәсәбәтләр өчен җаваплы вәкиле Али Хәмзиннең якыннары куркытылды.

Менә бүген иртән генә кырымтатарларның илләреннән сөрелүләренә 70 ел тулу алдыннан Кырымның үзешчән хакимияте ярымутраудагы күп кеше катнашкан бөтен чараларның тыелачагын белдерде.

Бу документны янәсе-премьер-министр Сергей Аксенов имзалаган. Әлеге “фәрман” нигезендә 2014 елның 6 июненә кадәр чаралар тыелачагы әйтелә. Акмәчет үзәкләрен БТРлар уратып алган.

Аксенов үзе дә катнашкан Путин очрашуында кырымтатарлары әлеге мәсьәләдә авыз ачып әйтүгә батырчылык итмәгән күрәсең.

Путинның кырымтатарларын җирле халык дип тануга саклык белән карарга, ягъни “греклар бу җирләргә сезнең белән бездән иртәрәк килгән” дигән сүзләренә дә алар баш кына селкеп утыргандыр кебек.

Җәмилев әйтүенчә, ул Путин белән әлеге очрашу файдалырак булсын өчен аны 18 майдан соң барлык мәсьәләләрне тикшергәннән соң уздырырга тәкъдим иткән булган.

“Күрәсең Кремль башкача хәл иткән һәм алар кырымтатарларының бишенче колоннасын җыярга булган”, диде ул.
Путин белән очрашуда катнашучылар
Путин белән очрашуда катнашучылар
XS
SM
MD
LG