Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:48

15 май Аксубай мәдәният йортында мәгърифәтче Галиәсгар Гафуровның иганәчеләр ярдәме белән 150 данәдә басылган китабын тәкъдим итү тантанасы узды. Кичәдә галимнәр, район укытучылары катнашты.

Галиәсгар Гафуров-Чыгътай 1867 елның 16 сентябрендә элекке Казан губернасы Чистай өязендәге Чәтрән (Яңа Ибрай) авылында туа. Атасы Мөгыйн, бабасы Әхмәтҗан мулла була. Галиәсгәр башта Чәтрән, соңрак Көек (хәзерге Спас районы) авылы мәдрәсәләрендә укый. Аннан 8 ел буе Чистай мәдрәсәсендә белем алып, шул тирәдәге авылларда мөгаллим булып тора. 1899 елда Бозаулык каласында мулла була һәм биредә мәктәп ачып, ир һәм кыз балаларны укыта башлый.


Китапны тәкъдим итү кичәсенә килүчеләр

Китапны тәкъдим итү кичәсенә килүчеләр

Галиәсгар Гафуровның беренче мәкаләсе 1893 елда “Тәрҗеман” газетында басыла. Шушы ук чорда “Тутам” һәм “Хатыннар” исемле әсәрләре дә языла. 1910 елда мәшһүр “Исабәт” китабы басыла. Ислам дине өйрәтүчеләрне шик астына алган бу әсәрнең заманында зур шау-шу тудыруы хакында да мәгълүматлар бар икән. 1915 елда Галиәсгар Гафуров Казанда “Кояш”, 1916 елда Уфага килеп “Тормыш” газетында эшли башлый. Үзенең катлаулы тормыш юлы турында ул “Галинең алтмыш еллык истәлеге” дигән очерк язып калдыра. Монда ул 8 яшеннән күргәннәрен, булган урыннары, очрашкан кешеләре хакында, әсәрләрен ничек итеп нәшрияткә тапшыруы хакында сөйли.

Шәкертләр тормышыннан күренешләр дә күрсәтелде

Шәкертләр тормышыннан күренешләр дә күрсәтелде

1924 елның декабреннән Галиәсгар Гафуров-Чыгътай Мәскәүдә Советлар берлеге халыкларының үзәк нәшриятында эшли башлый. Биредә ул сигез ел буена “Фән һәм дин” журналының мөхәррире булып тора.

1941 елның язында ул туган ягына кунакка кайта. Сугыш башлану сәбәпле, кире Мәскәүгә китә алмый, туган якларында торып кала. 1942 елның 20 августында вафат була. Аның кабере Иске Ибрай авылы зиратында.


Сәхнәдә китапны чыгаруга өлеш кертүчеләр

Сәхнәдә китапны чыгаруга өлеш кертүчеләр

Чыгътайның әсәрләре моңа кадәр дә басылган булган. Алары гарәп хәрефләре белән булган. Ә менә кириллда басылып чыккан шушы әсәрләрнең сайланмасы бүгенгә беренчесе булып тора. Шушы китапны тәкъдим итүдә беренче сүз район башлыгы Камил Гыйлмановка бирелде. Ул Чыгътайның шушы төбәктә генә түгел, татар дөньясында горурланырлык шәхес булуын белдерде.

Чара барышында Азатлык хәбәрчесе Татарстанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты профессоры Зөфәр Рәмиев, институтның әйдәүче хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Заһир Шәйхелисламов, Аксубай үзәк китапханәсе мөдире Фәһимә Гатина, җирле тарихчы Шәүкәт Кәбиров фикерләре белән кызыксынып, җаваплар алдык.


Зөфәр Рәмиев

Зөфәр Рәмиев

Зөфәр Рәмиев: “Чыгътайның иҗатына аеруча совет чорында игътибар бирелмәде. Аның вафатыннан соң бер генә китабы чыкмавын искә алып, сайланма әсәрләр рәвешендә генә булса да язганнарын китап итеп чыгару турында сүз алып барылды. Соңгы 2-3 елда башкарылган эшләр нәтиҗәсе буларак, шушы китап дөньяга чыкты. Аны әзерләүдә мин дә, аспирантым Гүзәл ханым, тагын 2-3 кеше өлеш кертте. Китап гарәп хәрефләреннән кириллга күчереп эшләнде.

Безнең институтта 85ләп фәнни хезмәткәр эшли. Текстология бүлегендә эшләүчеләребез гарәп язуын яхшы белә. Алар тырышлыгы белән соңгы биш елда кырыклап китап чыгардык. Моңа Гаяз Исхакый, Мәҗит Гафури, Галиәсгәр Камал, Галимҗан Ибраһимов әсәрләре дә керә. Тукайның 130 еллыгына да алты томлык әзерлибез”, дип башкарган һәм башкарачак эшләргә тукталды.


Заһир Шәйхелисламов

Заһир Шәйхелисламов

Заһир Шәйхелисламов: “Аксубай төбәгеннән чыккан билгеле шәхесләр бик күп. Бу якларга беренче тапкыр килүем. Без бик борынгы, китаплы халык. Шуның белән горурланабыз. Чөнки төрки тамырларыбыз китап белән бәйле.

Галиәсгар Гафуров-Чыгътай - горурланырлык шәхес, аның үз ягына кайтуы бүген зур бәхет. Инкыйлабтан соң аның иҗаты өйрәнелмәде, аны телгә дә алмадылар. Галиәсгәр Гафуров-Чыгътайның әсәрләре басылу-чын шатлык”, дигән фикерен җиткерде.


Фәһимә Гатина

Фәһимә Гатина

Фәһимә Гатина: "Районыбыз китапханәчеләре бездә туып-үскән һәр шәхеснең язмаларын туплап, киң халыкка җиткерүне бурычыбыз дип саный. Чыгътайның сайланма әсәрләрен тәкъдим итү кичәсен, күргәзмә оештыруда китапханәчеләребез зур тырышлык куйды.

Менә бүген дә Галиәсгар Гафуров китабы белән рәттән Аксубай ягы язучыларының, безнең төбәккә кагылышлы язмалар куелды. Болар барысы да яшь буынны тәрбияләргә ярдәм итәр", дип саный.


Шәүкәт Кәбиров

Шәүкәт Кәбиров

Шәүкәт Кәбиров: “Бу китапны чыгару минем генә хәлдән килмәс иде. Ярдәм итүчеләр бик күп булды. Район хакимияте бүлекләре, башлыгыбыз үзе, Чәтрән, Иске Ибрай авылы мәктәбе коллективлары, гомумән, мин мөрәҗәгать иткән кешеләр теләктшлеген белдерделәр. Китапны фәнни яктан әзерләүдә алда әйтелгән институт хезмәткәрләренең өлеше зур булды. Китап чыгаруда матди ярдәм күрсәтүчеләргә дә рәхмәтләр зур. Авылдашлар, тирә-яклар бу эшнең мөһимлеген аңладылар, ярдәм иттеләр. Менә шундый күмәк хезмәт белән бу китап дөнья күрде”, диде.


Аксубай мәдәният йорты

Аксубай мәдәният йорты

​Чәтрәндә туып-үскән, хәзер Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Сәгыйть Вәлиуллинга китапны чыгарудагы ярдәме өчен чыгыш ясаучылар рәхмәтләрен җиткерде. Шулай ук чыгышларда авыл тарихын барлауда, аларны туплауда зур хезмәтләр күрсәткән Шәүкәт Кәбиров тырышлыгы чын-чынлап бәяләнергә тиеш дигән фикерләр әйтелде.

XS
SM
MD
LG