Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда халыкара мөселман киеме фестивале узды


Казанда мөселман киемнәре күрсәтелде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:09 0:00

Казанда мөселман киемнәре күрсәтелде

15 майда Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Islamic Clothes халыкара мөселман киеме фестивале узды.

Фестиваль бишенче тапкыр үткәрелде, быел ул халыкара дәрәҗәдә узды дияргә була. Биредә төрле төбәкләрдән егерме биш дизайнерның ике йөзләп киеме катнашты. Татарстаннан кала Мәскәү, Курган өлкәсе, Башкортстан, Чечня, Төркиядән килгән дизайнерлар бар иде. Аларның киемнәре фестиваль бәйгесе кысаларында һәм бәйгедән тыш күрсәтелде.

Бәйге кысаларында киемнәр төрле номинацияләр буенча бәяләнде. Алар арасында “Елның иң яхшы дизайнеры”, “Иң яхшы милли кием”, “Стиль мастеры”, “Иң яхшы туй күлмәге”, “Иң яхшы яшь дизайнер”, “Иң яхшы яшьләр коллекциясе” кебекләре бар иде.

Мөслимәләр киеме дизайнерлары бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Наилә Җиһаншина әлеге чараның төп бурычы - хатын-кызны матур киендерү дип билгеләп узды:

“Бу бәйрәмне без хатын-кызлар бәйрәме дип тә атый башладык. Чөнки, дөрестән дә, хатын-кызларга матур кием сайлар өчен шушы чараларны оештыра башладык. Чараның бурычы - ул безнең илнең генә түгел, ә чит илнең дә талантлы дизайнерларын берләштерү. Бүгенге көндә фестиваль инде халыкара дәрәҗәдә үткәрелә.

Әлбәттә, без халкыбызның традицияләрен яңартасыбыз килә, әмма төп бурыч - хатын-кызны матур киендерү. Еш кына урамда “мөслимә безнеңчә киенмәгән” дигән фикер ишетергә туры килә. Мин андый фикергә җавап бирәсем килә: ул хатын-кыз бөек Аллаһның әмерен үтәде - капланды. “Аллаһ бездән риза булсын - бу безнең чараның төп шигаре”, диде Наилә Җиһаншина.

Фестивальнең жюри рәисе - дизайнер Надежда Әюпова иде, жюри әгъзалары арасында Татарстан мөфтиенең тормыш иптәше Латифә Сәмигуллина, Казан федераль университетының дизайн, мода укытучысы Мәдинә Мәхмутова, мөселман киемнәре дизайнерлары Ләйсән Хаҗиева, Наҗия Галимова, Казанда Иран республикасы генераль консуллыгы вәкиле Сәкинә Шаян, Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның атказанган хезмәткәре Флера Даминова бар иде.

Нәтиҗәдә елның иң яхшы дизайнеры итеп Казан дизайнеры Айсылу Калимуллина (“Зәңгәр томан” коллекциясе) танылды. Быел барлык дизайнерларга бүләккә алтын беләзекләр әзерләнгән иде. Җиңүче бриллиантлы алка белән бүләкләнде.
XS
SM
MD
LG