Accessibility links

Башкортстанда музейлар төне узды


Чишмә районының "Ләйсән" төркеме чыгышы
Чишмә районының "Ләйсән" төркеме чыгышы

16 май Башкортстанда музейлар төне үтте. Анда республиканың 60 музее катнашты.

18 май узачак Халыкара музейлар көне алдыннан Башкортстанда музейлар төне кичке 18 сәгатьтә башланып, 23 сәгатькә кадәр дәвам итте. Уфада Милли музей, Дан музее, Иҗат күргәзмәләр залы, рәссам Александр Тюлькинның йорт-музее, язучы Сергей Аксаков, Наил Лотфуллин исемендәге заманча сәнгать музее һәм Мәҗит Гафуриның йорт-музейлары эшләде. Шулай ук республиканың район һәм шәһәрләрендә 44 музей ишекләрен төнгә кадәр ачык тотты.

Чарага килүчеләр
Чарага килүчеләр
Чараларда халык бик аз катнашты. Мәсәлән, татар һәм башкорт халыкларының бөек язучысы Мәҗит Гафури музеена өч дистәгә якын кеше килде. Чаралар музей ихатасында оештырылды. Чыгыш ясаучылар арасында татар шагыйре Мөхәммәт Закиров, язучы Рәшит Сабит, башкорт шагыйре Ирек Кинҗәбулатов бар иде.

Чыгышлар җыр-моң белән үрелеп алып барылды. Чараның мәдәни өлешенә Чишмә районыннан килгән үзешчән артистлар зур өлеш кертте. Чара узган урында сувенирлар сату, балалар өчен биткә рәсем төшерү – фейспейнтинг дәресләре оештырылды.
Балалар биткә рәсем төшерә
Балалар биткә рәсем төшерә
XS
SM
MD
LG