Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәбиуллин 10 мең сум штрафка тартылган


“Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин 12 апрель көнне Татар иҗтимагый үзәгенең корылтаен урамда уздыруны оештыруда катнашкан өчен 10 мең сум штрафка тартылган. Бу хакта ул Facebookta яза.

Нәбиуллин сүзләренчә, үзен начар хис итү сәбәпле, ул утырышны дүшәмбегә күчерүне сорасада, хөкемдар аның үтенечен кире каккан.

“Бу очракта мин сезнең “тамашагызда” катнашмыйм дип чыгып киттем. Хөкем карарын миннән башка гына чыгардылар”, ди ул.
XS
SM
MD
LG