Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мемориал” кырымтатарлары хокуклары яклануын таләп итә


Русия хокук яклаучылары Кырымда хакимият тарафыннан җәмәгать чараларын тыю һич кенә дә ял итү сезонын бозуга бәйле түгел дип саный. Алар фикеренчә, монда төп сәбәп булып кырымтатарлары сөргененең 70 еллыгы уңаеннан митинг уздыртырга теләмәү тора.

“Мемориал” оешмасы идарәсе рәисе Арсений Рогинский “Эхо Москвы”га белдерүенчә, хокук яклаучылар кырымтатарлары хокуклары яклануын таләп итә һәм 18 майда узарга тиешле матәм митингына рөхсәт бирүне сорый. Шулай ук алар кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилевка Кырымга керергә рөхсәт бирелергә тиеш дип саный
XS
SM
MD
LG