Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә сөрген корбаннары рухына дога кылынды


Акмәчеттә Салгир паркында һәм тимер юл вокзалы янындагы паркта сөрген корбаннары рухына дога кылынды. Анда берничә йөз кеше катнашты. Нәкъ 1944 елны сөргенгә җибәрү өчен барлык урымутардагы кырымтатарларны нәкъ шул тимер юл вокзалына алып килгәннәр иде. Хәзер анда истәлек ташы куелган.

Тиздән Акмәчет микрорайонында мәчет каршындагы мәйданда матәм митингы узачак. Элекке елларны ул Ленин мәйданында үткәрелеп килсә, быел Кырым “хакимияте” чараны анда уздыруны тыйды. Ленин мәйданын хәрбиләр уратып алган һәм анда беркемне кертмиләр.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG