Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:43

Чаллыда кырымтатарларга теләктәшлек пикеты үтте


18 май 16 сәгатьтә Чаллының Җиңү паркында кырымтатарларының 1944 елдагы сөргенлегенә мөнәсәбәт белдерелгән пикет башланды. 40-50 кеше катнашындагы әлеге чара бер сәгать дәвам итте. Биредә Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре вәкилләре катнашты.

Пикет булгач, анда Русия кануннары буенча һәртөрле чыгышлар тыелган. Чөнки хокук органнары шушы канун бозылу-бозылмавын ныклы күзәтү астында тота, аз гына сүз әйтүләр, чыгышларга омтылышлар булса, җаваплылыкка тарту чарасын эзли башлыйлар. Шулай да пикетларда катнашучыларның журналистлар сорауларына җавап бирү хокукы бар әле. Шул хокукны файдаланып, без бирегә килгән милли хәрәкәт вәкилләренә, җитәкчеләренә “Кырымтатарларга теләктәшлек күрсәтелгән шушы урам чарасына нинди хисләр белән килдегез?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Фәүзия Бәйрәмова, Милли Мәҗлес рәисе, тарих фәннәре кандидаты:

“Без бүген бирегә кырымтатарларга теләктәшлек күрсәтергә килдек. Безнең басып торуларыбыз аларга бер дога булып барсын. Үз илләреннән сөрелүләренә дә, Русиядән даими золым күрүләренә теләктәшлек итәсе килде. Дөресен әйткәндә, Русия басып алганнан бирле кырымтатарлар тормышы тоташ фаҗигадән тора. XVIII гасырдан башлап, Русия басып алганнан бирле, аларның тормышы газап белән бәйле. 18 май фаҗигасе иң зурларыннан. Күз алдына китерегез, бөтен бер милләтне берничә сәгать эчендә мал вагоннарына төяп, үлемгә сөрәләр. Аларның 40-50 %-ы юлда үлгән. Исәннәре дә кая барганнарын белмәгән. Кырымга кайткач та туган илләренә кертмиләр. Кабатлыйм, Русия басып алганнан бирле тоташ фаҗига бара. Без аларны беләбез, шуңа, һәрвакыт алар белән бергә булдык. Кырым татарлары белән алга таба да бергә булырбыз.

Пикетта катнашучылар

Пикетта катнашучылар

Шунысын да искәртим, кырымтатарларын сөргән вакытта Казан татарларын файдаланганнар. Аларны вагоннарга атып бәрүчеләр Казан татарлары булган. Бүген дә казанлыларны Русия Кырымны басып алганнан соң НКВД ролендә кулланалар. Ягъни, Казан татарлары барып, кырымлыларга Русияне матур итеп күрсәтеп йөриләр. Ләкин әле татар халкы мондый “НКВД” кешеләреннән генә тормый, менә бүгенге кебек урамнарга, пикетларга чыккан татарлардан да, Айдар Хәлимнәрдән, Фәүзия Бәйрәмовалардан, Милли Мәҗлестән, Татар иҗтимагый үзәкләреннән тора. Без һәрвакыт Кырым татарлары белән бергә булырбыз”, дип белдерде.

Айдар Хәлим, язучы, җәмәгать эшлеклесе:

“Кемнәрнеңдер кырымтатарларын Русиягә керүенә кодалап йөрүенә әле татар халкының рөхсәт биргәне юк. Монда татарның абруен төшерә торган акция бара. Мин кырымтатарларны Русиягә кертү сәясәтен алып баручыларга кискен протестымны белдерәм. Мин шундый уй белән килдем. Кырымтатар проблемы ул төрки халыклар проблемы, мөселманлык фаҗигасе. Урысның шовинист икәне билгеле, әмма ләкин кырымтатарларны, төркилекне яклау буенча төрки дәүләтләр булган Төркиянең, Казакъстанның,Үзбәкстанның, Төрекманстанның һәм башка дәүләтләрнең каршылык күрсәтү буенча бердәм линия үткәрмәүләре мине бик борчый. Төрки дәүләтләр берләшергә һәм урыс империализмына , шовинизмына каршы үз көчләрен күрсәтергә тиешләр”, диде.

Раиф Галиев, Татарстан Аксакаллар шурасы рәисе:

Пикетта катнашучылар

Пикетта катнашучылар

“Кырымтатарларын яклау чарасына килүчеләргә рәхмәт. Бу фаҗига кырымтатарыныкы гына түгел, бар татарныкы. Без кырымтатарларны аерырга тиеш түгел, без бер халык, мөселманнар булырга, Аллаһыга сыенырга тиеш. Гаилә 7-8 балалы булсын иде. Бала үз ризыгы белән туа. Безгә әйтелгән икән дүрт хатынга кадәр алырга дип, зыян итмәс. Күп булган саен без көчлерәк булырбыз. Үзебезнең әмирләребезгә, җитәкчеләребезгә әйтәсем килә, бүгенге көндә Аллаһка табыныгыз. Шәймиевнең дә, Миңнехановның да нәселе өзеләчәк, Аллаһка табынмасалар”, дигән фикерне ассызыклады.

Гамил Камалетдинов, Чаллы ТИҮе рәисе урынбасары:

”Без Казан, Себер, Кырым татарларымы, тугандаш халык.Безнең эшләр дә, кайгы хәсрәтләребез дә уртак. Чөнки без Русиядә яшәп, коллыкка төшкән халыклар, язмышларыбыз фаҗигале”, диде.

Зиннур Әһлиуллин, Чаллы ТИҮенең, БТИҮнең элекке рәисе:

Пикетта катнашучылар

Пикетта катнашучылар

”Кырым татарлары милләт буларак юкка чыгып бара. Төркиядә алар байтак, шул илдә булганда аларны күрдем, алар белән очраштым. Ләкин бу милләт югалмас, күбәер, үз Ватанына кайтыр, үз урынын табар”, дигән ышанычын җиткерде.

Шушы пикет барган мәйдан кырындагы цирктан даими рәвештә күңел ачу музыкасы, чыгыш ясаулар, реклам тапшырулары яңгырап торды. Монысы инде матәм көненә туры килми иде.
Пикетта катнашучылар

Пикетта катнашучылар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG