Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:08

14-17 майда Казанда "Төрки дөньяның танылган шәхесләре: Мәхмәт Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай" дигән халыкара симпозиум узды.

Чара Казанның “Төрки дөнья башкаласы” програмы кысаларында үтте. Ачылу тантанасы Казан федераль университетының филология һәм сәнгать институты актлар залында булды. Симпозиум ачылышында шагыйрь, депутат Разил Вәлиев чараның татар һәм төрек халыкларын якынайту өчен отышлы юл икәнен билгеде:

“Без бертуган халыклар булсак та, дустанә яшәсәк тә, без һич кенә дә бүгенге көндә җитмеш биш миллион төрек белән ун миллион татарны бер залга җыеп, бергәләшеп, утырып сөйләшә алмыйбыз, моның өчен без шундый уңайлы юл таптык: безнең президентларыбыз бер-берсе белән очраша, безнең министрларыбыз , эшмәкәрләребез бер-берсе белән очраша, әмма, минемчә, иң үтемле очрашу, халыкны-халыкка якынайтуның иң үтемле юлы - зыялыларның, язучыларның, галимнәрнең бер-берсе белән очрашуы, чөнки галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, гомумән, зыялы затлар халыкның күңелендәге уйларны үзләренең күңелләренә, җаннарына җыйган кешеләр.

Ә инде бигрәк тә Габдулла Тукай белән Акиф Эрсойның иҗатына, тормыш юлына, аларның эшчәнлегенә багышланган шундый мәҗлес, симпозиум аерым бер игътибарга лаек. Һичшиксз әгәр без төрек халкын аңлыйсыбыз килә икән, төрек халкы турында күбрәк мәгълүмат туплыйсыбыз килә икән, без Акиф Эрсойны өйрәнергә тиешбез. Чөнки, әйткәнемчә, ул төрек халкының язмышын үз язмышына әйләндергән затларның берсе”, дип сөйләде Разил Вәлиев.

Чараның ачылу тантанасыннан соң секция утырышлары башланды, алар 15-16 майларда дәвам итте, анда Төркия, Азәрбайҗан, Татарстан, Башкортстан, Мәскәү галимнәре тарафыннан әлеге шәхесләргә, төрки дөньяга кагылышлы чыгышлар ясалды. (Мәхмәт Акиф Эрсой - 1873-1936 елларда яшәгән шагыйрь, Төркия гимны авторы, депутат, Коръәнне тәрҗемә итүче).

Секция утырышың берсендә галим Хатыйп Миңнегулов XIX гасырларда татар әдәби теленә госманлы теленең йогынтысы хакында әйтеп узды. Моның сәбәпләрен ул госманлы дәүләтеннән китаплар, газета-журналлар килүендә, анда укып кайткан яшьләрнең госманлыны үрнәк итеп куюында икәнен билгеләде.

“Тагын бер кызыклы әйбер: XVIII йөзләрдән башлап, XIX йөзләрдә безнең татар әдәби теленә госманлы теле зур йогынты ясый. Моның сәбәпләре: алга киткән, мөстәкыйль дәүләтегез булуы, аннан тыш инде китаплар, бераздан газета-журналлар килүе. Шушылар йогынты ясый. Һәм тагын бер яктан, безнең Истанбулда укыган яшьләребез, студентларыбыз, мәсәлән, Фатих Кәрими, аннан тагын берничә зат, монда кайтып, госманлыны үрнәк итеп куялар. Һәм Тукайның башлангыч чор иҗаты, ул инде ярым госманлыча, ярым татарча. Тукай хәбәрдар булган төрек әдәбияты, төрек культурасы, сәяси тормышы белән һәм үзенең әсәрендә төрек авторларын файдалана, кайберләрен тәрҗемә итә”, дип сөйләде Хатыйп Миңнегулов.

XS
SM
MD
LG