Accessibility links

Турчинов: Кырымны аннексияләгән өчен Русиягә 100 млрд $ шикаять әзерләнә


Александр Турчинов
Александр Турчинов
Русия үз белдеге белән генә газга бәяләр күтәрүне туктатсын өчен һәм агрессия чыгымнарын капларга тырышканга Украина халыкара арбитражга мөрәҗәгать итте. Бу хакта Югары рада рәисе Александр Турчинов белдерде.

“Газ белән өркетү – Украинага гына түгел, башка илләргә дә яраткан басымы һәм бу өркетүгә нокта куярга вакыт җитте. Шуңа күрә Украина халыкара арбитражга мөрәҗәгать итте”, диде Турчинов “ТСН. Неделя” каналына.

Аның сүзләренчә, Кырым аннексияләнгәч Украина икътисадына 100 миллиард долларлык зыян килгән һәм Украина юстиция министрлыгы җитди шикаять әзерли.

"Украина үзе генә Русия белән йөзгә-йөз торып калмаячак, стратегик хезмәттәшләр безнең белән эш итәр дип ышанабыз, Русияне дөньяның сивил илләре карашы белән хисаплашырга мәҗбүр итәчәкбез”, ди Турчинов.

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев 13 майдан Украина аванс белән алдан түләргә тиеш дип “Газпром” җитәкчелегенә күрсәтмә биргән иде.
XS
SM
MD
LG