Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баксарайда Казан вәкиле өчен мэр урынбасары булдырылырга мөмкин


Бакчасарай мэры Константин Рубаненко Казан вәкиле өчен урынбасар урыны булдырырга әзер икәнлеген әйтте. Аның сүзләренчә, бу ике шәһәрнең хезмәттәшлегендә ашыгыч сорауларны хәл итү өчен кирәк. Аның бу сүзләрен “Крыминформ” китерә.

Бакчасарай хакимияте якын арада Казанга җыена, Казан мэры һәм Татарстан президенты белән дә очрашулар көтелә.

Рубаненко сүзләренчә, бу очрашуда Татарстанның Бакчасарай районына ярдәме мәсьәләләре дә күтәреләчәк.

“Ярдәм безгә беренче чиратта яшәеш челтәрен җайга салу өчен кирәк, бу – юллар, сусаклагычлар һәм чүп җыю техникасы”, ди Рубаненко.
XS
SM
MD
LG