Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:56

Путин Украина чигеннән гаскәрләрне алырга фәрман бирде


Владимир Путин иминлек шурасының киңәшмәсен үткәрә. 19 май 2014

Владимир Путин иминлек шурасының киңәшмәсен үткәрә. 19 май 2014

Русия президенты Владимир Путин саклану министры Сергей Шойгуга Брянски, Белгородски, Ростов өлкәләрендә күнегүләрдә булган гаскәрләрне үз урыннарына кайтарырга фәрман бирде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәү, моннан кала, Украинаның көньяк-көнчыгышында үзе “карательная операция” дип атаган чараларны туктатырга, җыелган проблемнарны чишү өчен тыныч юллар эзләргә тәкъдим итә. Матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Путин Киев белән көньяк-көнчыгыш өлкәләр арасында диалогны җайга салуны хуплый.

АКШ һәм НАТО бәяләмәсенә күрә, Русия күнегүләр сылтавы белән Украина чигенә 40 меңлек гаскәр туплады.

XS
SM
MD
LG