Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы комитеты: барсына да каршы тавыш бирүне кайтарырга


Русия думасының конституцион канунилык комитеты 23 майда түбән пулатта булачак утырышта сайлау кәгазьләренә “барсына да крашы” дигән язуны кертүне кире кайтару турындагы канун өлгесен хупларга чакырды.

Бу канун өлгесен думага узган елның октябрь аенда федерация шурасыннан төркем тәкъдим иткән иде. Президент сайлаудан кала “барсына да каршы” графасын бөтен сайлауларда да кулланырга тәкъдим ителде.

“Левада-үзәк” мәгълүматларына күрә, 70% процент русияләр бу графаны кайтару ягында.

Гыйнвар аенда Русия думасы бу канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Аны “Бердәм Русия”, КПРФ, “Гадел Русия” депутатлары хуплады, ә ЛДПРлар каршы булды.

Сайлау кәгазьләренә “барсына да каршы” 1991 елда кертелде. 15 елдан соң, сайлаучыда сәяси карашны тәрбияләү сәбәбе белән, ул кире кагылды. Бу хәлдән соң бюллетеньнәрне бозу очраклары ешайды. Күп кеше катнашкан оппозиция чараларында бу графаны кайтару таләбе дә куела килде.
XS
SM
MD
LG