Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия каналы Украина турында сөйләгәндә Кавказны күрсәтте


Дәүләт каналы Славянскида украин хәрбиләренең "вәхшилеген" күрсәтер өчен Төньяк Кавказда төшерелгән кадрлар күрсәтте.

"Россия 1" телеканалы көнчыгыш Украинадагы Славянски шәһәре янында барган бәрелешләр турында сөйләгәндә 2012 ел видеоязмаларын кулланды. Украин хәрбиләренең явызлыгын күрсәтер өчен Төньяк Кавказда төшерелгән кадрлар кулланылган.

“Вести” тапшыруының “Присяга под стволами” дип аталган репортажында хәбәрче болай дип сөйли: “Тыныч халыкның үлүе көн саен дәвам итә. Бүген Славянски янында милли гвардия [украин] бер ир-атны атып үтерде. Дошманны үтергәнне аңлатыр өчен мәет янында махсус рәвештә корал калдырганнар”.

Соңыннан ачыкланганча, видеокадрлар “Вести” 2012 елның 18 ноябрендә күрсәткән тапшырудан алынган. Ул вакытта әлеге видеоны Кабарда-Балкарда террорчылыкка каршы операция турында сюжетта кулланганнар. Террорга каршы комитет ел ярым элек Баксакенок авылы янында төшергән видеоязма әле дә YouTube сайтында бар.
XS
SM
MD
LG