Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым "парламенты" Ислямовны вице-премьерлыктан алмакчы


Ленур Ислямов
Ленур Ислямов
Кырым "парламенты" чәршәмбе булачак утырышта Ленур Ислямовны вице-премьерлыктан алу-алмау мәсьәләсен караячак.

Бу тәкъдимне "парламентка" депутат Лентун Безазиев керткән. Ул Ислямов эшчәнлеген тәнкыйтьләгән. "Парламент" бу сорауны карауны көн тәртибенә керткән.

2 апрельдә Кырым "парламенты" Ленур Ислямовны министрлар шурасы рәисе урынбасары, ә Заур Смирновны милләтләр эшләре һәм депортациягә дучар ватандашлар комитеты рәисе итеп билгеләү турында карар кабул итте. Аларның икесен дә Кырымтатар Мәҗлесе тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG