Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:29

Волгоградта бер гаилә яшь балаларын сатканда тотылды


Волгоградта полиция 29 яшьлек хатын белән 21 яшьлек ирне үз балаларын сатып җибәргәндә тотты. Милләтләре белән үзбәк булган бу икәү 19 май көнне кызларын 400 мең сумга саткан.

Узган айда Мәскәү өлкәсендә 18 яшьлек бәбиләрен 1 миллион сумга сатканда тагын бер үзбәк гаиләсе тотылган иде. Февраль аенда Петербурда яңа туган баланы 80 меңгә сатканда ике үзбәк хатыны тоткарланды.

XS
SM
MD
LG