Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:03

Мәскәү өлкәсендә поездлар бәрелешеп кешеләр үлде


Мәскәү өлкәсенең көньяк-көнбатышындагы Наро-Фомински шәһәре янында көндезге сәгатьләрдә йөк поездының юлчылар утырган поездга бәрелүе нәтиҗәсендә кимендә тугыз кеше һәлак булган, 50ләп кеше яраланган. Хәлләре аеруча авыр булган дистәдән артык кеше боралаклар белән Мәскәү хастаханәләренә җибәрелгән.

Тикшерүчеләр 16 вагонлы йөк поезды юлдан чыгып күрше юлдан баручы Мәскәү-Кишинев поездына бәрелгән, 7 һәм 8нче вагоннарга зыян булган, дип белдерде.

Мәскәүдән Молдова башкаласына Киев аша баручы бу поездга 400ләп билет сатылган булуы билгеле.

XS
SM
MD
LG