Accessibility links

Британ галимнәре кесә телефоннарының баланың баш миенә зыянын тикшерә


Британия галимнәре балаларның баш мие үсешенә кесә телефоннары һәм башка төрле чыбыксыз элемтә әсбапларының йогынтысын тикшерә башлаулары турында белдерде. Әлеге чара барышында аеруча элемтә дулкыннарының хәтергә һәм игътибарга зыяны булу-булмавы тикшереләчәк.

Моңарчы кесә телефоннарның кешеләрнең баш миенә зарары булуына дәлилләр табылмады, әмма тикшерүләрдә бары тик олы кешеләр һәм баш миендә яман шеш ихтималы булучы авырулар катнашкан иде. Белгечләр бала баш миенең олыларныкыннан сизгеррәк булуын фаразлый.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда 4.6 миллиард кесә телефоны теркәлгән.
XS
SM
MD
LG