Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринат Әхмәтов халыкны сепаратистларга каршы күтәрде


Украинаның иң бай кешеcе Ринат Әхмәтов чакыруы белән 20 май көнчыгыштагы Донецки шәһәрендә үзләрен "Халык республикасы" дип игълан итүчеләрнең гамәлләренә каршы тыныч урам җыены узды. Әхмәтовның "Шахтар" футбол такымы киеменнән чыккан 400ләп кеше шәһәрнең Донбас-Арена стадионына җыелды. Төш вакытында каланың барлык берләшмәләре сигнал биргәч урам җыены башланды.

Чарага машина йөртүчеләр дә кушылды. Стадионда зур экранда Әхмәтовның шәһәр халкын сепаратистларга каршы көн саен уздырылачак шундый чараларда катнашырга чакырган мөрәҗәгате күрсәтелде. Язмада ул Украинаның көнчыгышында хакимият биналарын үз контроленә алган сепаратистларның гамәлләре "геноцидка" китерәчәк, дип белдерде.

Әхмәтовның "Донецки халык республикасын" танымавы һәм аңа салым түләүдән баш тартуына җавап итеп сепаратистлар җитәкчеләренең берсе, Денис Пушилин аның төбәктәге милкен туңдыру белән янады. Әхмәтовның Донбаста 12 миллиард долларлык сәнәгать ширкәтләре бар.

Русия саклану министрлыгы 20 май Брянски, Белгород һәм Ростов өлкәләрендәге гаскәрләрен Украинаның чик буеннан 10 чакрымга күчерүен белдерде.

Чик буенда Русиянең 40 меңләп хәрбие тора, дип исәпләнә.
XS
SM
MD
LG