Accessibility links

Уфада морзалар фәнни конференция уздырды


Иң яшь чыгыш ясаучы 12 яшьлек Әдилә Кудашевага мактау кәгазе тапшырылды
Иң яшь чыгыш ясаучы 12 яшьлек Әдилә Кудашевага мактау кәгазе тапшырылды

19 май Уфада татар морзалары "Русия морзаларының тарихи мирасы һәм бүгенгесе" исемле фәнни-гамәли конференция үткәрде.

Уфа "Нур" татар дәүләт драма театры бинасында үткән конференциядә Башкортстан морзаларыннан тыш Мәскәү, Сарытау һәм Чаллыдан килгән кунаклар да катнашты. Програм буенча 17 чыгыш ясалырга тиеш булса, вакытка сыймау сәбәпле, 12 чыгыш тыңланды. Аларның күпчелеге аерым морза нәселләре турында иде. Мәсәлән, Кудашевлар нәселе хакында гына да дүрт чыгыш тыңланды. Аларда Кудашевларның шәҗәрәсе, бөеклеге турында сүз барды.

Иң күренекле Кудашевлар дип Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудаш, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык җырчысы Фәридә Кудашева билгеләнде. Шулай ук Терегуловлар, Дашкиннар, Килмәтовлар һәм башка кайбер морза нәселләре, аларның бөеклеге турында чыгышлар тыңланды.

Чара ахырында нинди дә булса резолюция кабул ителмәде. Конференция “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды. Бар морзалар да җырның сүзләрен яттан белмәү сәбәпле, аны интерактив тактадан уку мөмкинлеге тудырылды. Анда җырның урысча тәрҗемәсе дә бирелде.
Президиум "Туган тел" җырын башкара
Президиум "Туган тел" җырын башкара
XS
SM
MD
LG