Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада LifeNews хәбәрчеләрендә ракеталар табылган


Донецкида украин хәрбиләре тарафыннан кулга алынган LifeNews хәбәрчеләрендә зенит комплекслы ракеталар тапканнар. Бу хакта Украина милли иминлек һәм саклану шурасы секретаре урынбасары Виктория Сюмар хәбәр итә. Журналистлар коралны машинаның артында алып барганнар.

Сюмар сүзләренчә, 18 майда кулга алынган журналистлар Марат Сайченко һәм Олег Сидякин "террорчылар" белән бергә эшләгән һәм аларның эшчәнлеген яктырткан.

ОБСЕ (Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы) матбугат иреклеше вәкиле Дунья Миятович Киевны журналистларны тоткарлау өчен тәнькыйтьләде һәм аларны иреккә чыгарырга чакырды.
XS
SM
MD
LG