Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәтов Донбаcс халкын көрәшкә күтәрә


Әхмәтов "юньсез" сепаратистларга каршы көрәшергә чакырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:27 0:00

Әхмәтов "юньсез" сепаратистларга каршы көрәшергә чакырды

"Донбасc халкының тавышы тагын да катырак ишетеләчәк", диде Украинаның иң бай кешесе Ринат Әхмәтов.

Әле бер ай чамасы элек кенә Донецкида Русия яклы активистлар белән бәхәстә хисләргә бирелмәскә чакырган Ринат Әхмәтовның үзенең хисләре бу көннәрдә тулып ташыды. Сишәмбе көнне Әхмәтов чакыруы белән көнчыгыштагы Донецки шәһәрендә үзләрен "Халык республикасы" дип игълан итүчеләрнең гамәлләренә каршы тыныч урам җыены узды. Анда катнашучыларга рәхмәт әйтеп, Әхмәтов халыкны "юньсезләр төркеменә" каршы көрәшкә чакырды.

"Күпләр алга таба ни булачак, дигән сорау куя. "Көрәшергә, көрәшергә һәм көрәшергә", дим мин. "Донецки халык республикасы" Донбасс халкының башын бутый. Кемнәр алар, бөтен бер төбәкне тотык итеп алган бу кешеләр? Кайдан чыккан? Кичә генә ниләр белән шөгыльләнгән? Аларның эшләгән бер эше дә юк.

Мин гомер буе Донбасс халкына хезмәт иттем һәм итәчәкмен. Донбасс халкы минем күңелемдә. Бу "юньсезләр төркеме" тулы бер Донбасс төбәген өркетеп тора. Алар тиздән куып чыгарылачак, иманым камил.

Кемдер бу кешеләр безнең өчен тырыша, дип уйласа – нык ялгыша. Бик нык ялгыша. Алар безне упкынга, хәерчелек һәм ачлыкка китереп җиткерәчәк. Алар Донбассны үсешкә түгел, аны җимерүгә таба алып бара", диде Әхмәтов видео мөрәҗәгатендә.

Үз капиталының зур өлешен Виктор Янукович президентлыгы чорында туплаган Ринат Әхмәтов Украинада сәяси хәл кискенләшкәнче аның Регионнар фиркасенә тугры калган иде.

Көнчыгышта үзе артыннан күп санлы халыкны ияртә алган Әхмәтов акчасын, абруен, шәхси бәйсезлеген саклап калу өчен тырыша, ди белгеч.

"Эш президент сайлавында гына түгел. Әхмәтовка үзенең Донецки өлкәсендә патша булып калу кирәк", дигән иде Азатлыкка Донецкидагы сәясәт белгече Олександр Клюзев.

Президент сайлавы Украинада алдагы якшәмбе 25 май көнне үтәчәк.
XS
SM
MD
LG