Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ямбайда "Музей төне" бәйрәме үтте


Музейдагы күренеш
Музейдагы күренеш

Ел саен 18 май – халыкара музейлар көне уңаеннан алдагы көнне кичен музейларда төрле кызыклы чаралар үткәрелә, күргәзмәләрне түләүсез карарга мөмкинлек бирелә. Быел бу матур бәйрәмгә Ямбай музей-тыюлыгы да сәнгать, тарихны яратучыларны үз мәйданына җыйды.

Өлкәдә инде матур гадәткә әйләнгән “Музей төне“ быел беренче тапкыр Ямбай музей-тыюлыгында да оештырылды. Төмән районы, Ямбай авылы музеенда шундый оештырылган төстә “Музей төне” беренче мәртәбә үткәрелде. Ул музей коллективы һәм “Татар яшьләре бердәмлеге” өлкә яшьләре оешмасы, Төмән шәһәре мәдәният үзәге тырышлыгы белән оештырылды. Чараны музей җитәкчесе Розалия Бакиева белән хезмәткәр Халидә Садыйкова алып бардылар. Алар халыкны себер татарларының көнкүрешләрен чагылдырган экспозицияләр белән танышырга экскурсиягә чакырдылар.

Ташка бизәкләр төшерергә өйрәнүчеләр күп булды
Ташка бизәкләр төшерергә өйрәнүчеләр күп булды
“Музей ишек алдында һөнәрчеләр аллеясы эшләде. Биредә Юлия Фәйзуллина чәч үрү һәм бию, Люция Туйчина сувенирлар ясау, Раифә Хуҗәхмәтова ташларга рәсем төшерү буенча мастер-класслар алып бардылар. Ә инде “Татар яшьләре бердәмлеге” оешмасы кызларының “Ирада Төмән” (җитәкчесе Гөлфирә Бикмуллина) кибетенең мөселман киемнәрен һәм Төмән дәүләт университеты доценты Ольга Бакиеваның студентлары белән иҗат иткән һәм шәһәр татар мәдәният үзәгенең милли бизәкле күлмәкләрен күрсәтүләре кичәгә ямь өстәде.

Алып баручылар Розалия Бакиева һәм Халидә Садыйкова
Алып баручылар Розалия Бакиева һәм Халидә Садыйкова
“Себер йолдызы” һәм “Татар егете – 2014” бәйгеләрендә катнашкан Диана Бакирова, Диана Таштамирова, Эльгар Ситдыков башкарган матур җырларны халык алкышларга күмде. Аннары 10-11нче сыйныф кызлары өчен “Яңа йолдыз” бәйгесе оештырылды. Шул ук вакытта авыл хатын-кызлары аш-су остасы исеме яулар өчен ярыштылар. Әлфия Яминова пәрәмәч, Нәҗибә Шәрипова кош теле, Әлфия Фәтхуллина күрәгә, Гүзәлия Фәйзуллина нарат җиләгеннән, ә Зиннура Бандукова эремчектән бәлешләр пешереп алып килеп, кунакларны тәмле ризыклары белән сыйлап, чәй эчерттеләр. Килүчеләр арасында элекке “Милли моңнар” ансамбле җырчылары да бар иде. Рәшит Сәләмов кулына гармун алып татар моңнарын сыздыра башлауга, кушылып җырлаучылары да табылды.

Мөселман киемнәре модасы
Мөселман киемнәре модасы
“Музей төне” кичәсе саф һавада “Чыңгызхан” нәфис фильмын карау белән төгәлләнде, - дип сөйләде чара турында анда катнашкан Рәүфә Кангазина.

- Быел беренче кварталда гына халыкны җәлеп итү буенча еллык планны үтәдек. Моның өчен байтак кына төрле чаралар уздырдык. Алар арасында 9 май алдыннан балалар белән Русия журналистлар берлеге әгъзасы Равил Нигъмәтуллин катнашындагы дәресләр, аның фоторәсемнәр күргәзмәсе турында аерып әйтәсе килә. Бу чараларда Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан үткән инша һәм рәсемнәр бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды, - дип әле күптән түгел генә монда җитәкче булып килгән Розалия Бакиева музей эше белән таныштырды. – Бу арада Винзили керамзит вак таш заводы генераль директоры Риволь Саммасов, өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров, авыл хакимияте булышлыгы белән музей алдын матурлау мәсьәләсе хәл ителде. Эчке җиһазлауларны да яңарту турында уйланабыз. Кыскасы, көзен үткәрергә дип планлаштырган 20 еллык юбилейга ныклап әзерлек эшләре бара.
Тагын да райондагы барлык җәйге ял лагерьларга да күчмә күргәзмәләр белән йөриячәкбез.

“Музей төне”н үткәрүне гадәткә кертәчәкбез. Быел көннең салкынча булуы бераз кәефне төшерсә дә, кайнар чәй һәм татар җыры белән җаннарны җылыттык. Милли ашлар тулы өстәлне әзерләүдә катнашкан авыл ветераннар советы җитәкчесе Зиннура апа Бандукова, музеебыз активы Әлфия Яминовага рәхмәтләремне белдерер идем".

Шулай милли төсмерләргә баетылган бәйрәм өлкәдәге татар тормышына тагын бер яктылык өстәде.
Милли киемнәр күрсәтүчеләр
Милли киемнәр күрсәтүчеләр
XS
SM
MD
LG