Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:15

Җәмилев һәм комиссар Фюле кырымтатар форумын Европада оештырырга килеште


Кырымтатар халкының ватанында хокукларын торгызу, аның иминлеген һәм милләт буларак үсешен тәэмин итүгә багышланган форум быел алдан фаразланганча, Киевта түгел, ә Европа иленең берсенә үтәчәк. Бу хакта Мостафа Җәмилев һәм Европа Берлегенең киңәю комиссионеры Штефан Фюле Киевта очрашу вакытында килешкән.

Мәҗлеснең тышкы мөнәсәбәтләр вәкиле Али Хәмзин хәбәр итүенчә, форум 2014 елның азагына кадәр үтәчәк.

Кырымтатар мәҗлесе әлеге форумны депортациянең 70 еллыгы алдыннан уздырырга теләгән иде, әмма сәяси сәбәпләр аркасында җыен кичектерелде.

Быел аннексияләнгән Кырым хакимиятләре татарларга 18 май депортацияне искә алу өчен Акмәчетнең үзәк мәйданында җыелуны тыйды. Матәм көне алдыннан мәҗлес әгъзаларының кайберләренең өйләрендә тентүләр булды. Мостафа Җәмилев Кырымга кертелмәде.

XS
SM
MD
LG