Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тампере мәхәлләсендә шәкертләр бәйрәме


Бәйрәм күренеше
Бәйрәм күренеше

Тампереда өч ел дини белем алган татар шәкертләре өйрәнгән белемнәрен әти-әниләре һәм мәхәллә әгъзаларына күрсәтте.

Тампере мәхәлләсе дөньядагы башка татар оешмалары кебек әгъзалар кимү проблемы белән көрәшә. Тарихи ватан белән юлларның киселеп торуы, шуның нәтиҗәсендә никахларның азаюы әгъзаларның уртача яше үсүенә һәм катнаш гаиләләрнең артуына китерде.

Бәйрәм күренеше
Бәйрәм күренеше

Соңгы елларда Финляндиядә Русиядән күчкән татар гаиләләре күренә башлады. Алар балаларына ислам динен һәм милли мәдәниятне өйрәтергә тели. Шул сәбәптән берничә гаилә Тампере ислам мәхәлләсенә мөрәҗәгать итеп ярдәм сораган иде. Тампере мәхәлләсе ярдәм кулын сузды һәм берьюлы ике эшне эшли башлады. Бер яктан дин каршында саваплы эш башкара, икенчедән мәхәлләнең киләчәгенә яңа буын әзерли.

Бу балалар өч ел буена килеп дин укыдылар. Дин дәресләре татар телендә алып барыла, димәк татарча да ишетәләр. Сер түгел, күп вакытта Русиядән күчеп килгән гаиләләрнең өйдә сөйләшә торган теле урыс теле була. Мәчеткә килеп аларга ана телен өйрәнергә дә мөмкинлек ачыла.

Тампере ислам мәхәлләсе җитәкчесе Вахит Вафин мәхәллә тормышында яңа дәвер башланганын әйтә.

Бәйрәм күренеше
Бәйрәм күренеше

"Безнең мәхәлләдә Муса Бигиев, Закир Кадыйри, Садри Максуди, Сибадулла Мортазин, Хәбибраһман Шакир шикелле бөек шәхесләребез укыткан. Әгәр бу мирас юкка чыкса бик кызганыч булыр иде. Шуңа күрә яңа буынның дин вә ана телен укуы, мәхәллә тормышына күнегүе безгә бик мөһим. Киләчәктә бу рухи мирасны без аларга тапшыра алачакбыз. Балаларын укырга китергән әти-әниләргә һәм, әлбәттә, балаларның үзләренә без рәхмәтле", диде ул.

Узган шимбә дини белем алган әлеге балалар ирешкән уңышларын әти-әниләренә һәм мәхәллә әгъзаларына күрсәтте. Алар намаз укып күрсәтте, Коръәннең ятлаган кыска сүрәләрен көйләп укыды. Бәйрәм ахырында Тампере мәхәлләсе тарафыннан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Рамил Беляев
Финляндия ислам җәмгыяте имамы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.

XS
SM
MD
LG