Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 10:55

Яңа "Татарстан-2030" стратегиясе әзерләнә


Леонтьев исемендәге бәйсез икътисади стратегия үзәге тиздән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка "Татарстан-2030" планы өлгесен тәкъдим итәчәк. Анда республика үсешенең җиде юлы билгеләнгән, Казан, Чаллы һәм Әлмәтне бер макротөбәк итеп берләштерү тәкъдим ителгән, дип яза "Бизнес Online".

Киңәш үзәге вәкиле Алексей Крыловский сүзләренә караганда, конкуренциягә каршы тору көчен арттыру өчен бу өч шәһәр арасында элемтәне якынайту кирәк.

"Казан, Әлмәт һәм Чаллы эшкуарлары белән очрашулар вакытында шуны ачыкладык - аларга Татарстанда очрашканчы Мәскәүдә күрешеп сөйләшү җиңеллерәк икән. "Безгә бер-беребезне Татарстанда күрүгә караганда сәгать ярым эчендә Мәскәүгә барып җитү җиңеллерәк", ди алар. Яхшы икътисади нәтиҗәләргә ирешү өчен моны үзгәртергә кирәк", диде белгеч.

Леонтьев үзәге Петербур мэры Собчак һәм Нобель икътисад бүләге иясе Леонтьев тәкъдиме белән 1991 елда оештырылган.

XS
SM
MD
LG