Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:05
Ир-ат – милләтнең аңы булса, хатын-кыз – милләтнең җаны. Дөньяны ир-ат акылы алып бара, тормышка хатын-кыз рух өрә. Булачак патшаларны да, шагыйрьләрне дә, яугирләрне дә ана тәрбияли, милләткә телне, әдәп-тәрбияне, мәдәният һәм мәгърифәтне, йола-гадәтләрне хатын-кыз тапшыра. Хатын-кызы нинди – милләт шундый, хатын-кызга карап, милләткә бәя бирәләр.

Татар хатын-кызлары гасырлар буе шушы тәртип белән яшәделәр, ирләре янәшәсенә басып, илне сакладылар, ирләре белән бергә, динне сакладылар, милләт башына килгән барлык фаҗигаләрне ир-атлар белән бергә кичерделәр, нинди шартларда да телне, динне, милли үзенчәлекләрне саклап калып, бу көннәргә кадәр китереп җиткерделәр.

Әмма узган XX гасыр татар хатын-кызын да шактый үзгәртте, моңа кадәр гаилә, дин, милләт тәрбиясендә генә булган хатын-кыз тормышына дәүләт һәм аның чит-ят идеологиясе үтеп керде. Нәтиҗәдә, татар хатын-кызы милли һәм дини тамырларыннан аерылды, ул үстергән балалар да инде дәүләт мәктәпләре биргән идеология тәэсирендә тәрбияләнделәр. Ә ул мәктәпләрдә милләт һәм дин алгы урында тормады, хәтта якын да җибәрелмәде, нәтиҗәдә, бүгенге көндә милләтнең яртысы үз ана телен белми, динен тотмый, кайда яшәсә, шул халыкка хезмәт итә һәм шул милләткә күчә. Иң беренче булып тел бетә, аннан дин-әхлак бетә, иң соңгы булып милли хәтер юкка чыга.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә милләт хатын-кызларының яртысы катнаш никахларда, ә Татарстаннан читтә, Урал аръягында бу сан 80-90 процент тәшкил итә. Бу татар хатын-кызлары үзләре дә ана телләрен белми, ислам динен тотмый, урыстан туган балалары исә үзләренең татар икәнлекләрен дә яшерәләр. Болар милләт өчен юк инде. Татар бугазыннан Урал тауларына кадәр булган борынгы татар җирләрендә инде өченче буын татарлар үзара русча аралаша, руслар белән никахлаша, нәселе шул милләткә күчә.

Үз-үзебезне алдамыйк – анда татар милләте юк инде, аерым татарлар гына бар. Милләт шунда бар – кайда аның милли китаплары языла һәм укыла, кайда аның тарихы саклана, кайда аның милли белгечләре әзерләнә, читтә болар инде юк дәрәҗәсендә. Ни кызганыч, шушы ук фаҗига Идел-Урал татарларына да яный, чөнки халыкта милли аң шактый түбән, татарлыкның кадерен белү юк, ислам милләт тормышына үтеп керә алмады. Татар милләте инкыйраз юлына чыкты, ашыгыч чаралар күрелмәсә, аны юкка чыгу көтә.

Әлбәттә, монда гел халыкның үзен, бигрәк тә хатын-кызларны гына гаепләү дә дөрес булмас иде, милләтнең юкка чыга баруында тышкы, объектив сәбәпләр дә бар. Үз дәүләтең булмау, биш гасырга якын чит тел, чит дин, чит халык басымы һәм тәэсире астында яшәү, дәүләтнең гасырлар буе урыслаштыру һәм христианлаштыру сәясәтен алып баруы милләтебезнең нигезләрен какшатты, рухын сындырды, өметсезлеккә төшерде. Әмма дәүләт алырлык һәм дәүләт тотарлык ир-атларны да хатын-кыз тәрбияли бит, димәк, татар хатын-кызлары үз балаларына, үз нәселләренә милли рух, ислам тәрбиясе бирә алмаганнар, дигән сүз!

Татар хатын-кызларына, аларның оешмаларына урыннарда бөтен көчне милли рух тәрбияләүгә һәм ислам әхлагын торгызуга бирергә кирәк. Боларны гаиләләр аша эшлисезме, мәктәпләр яки аерым милли һәм дини оешмалар аша тормышка ашырасызмы – һәркем мөмкинлегеннән чыгып эш итсен. Ахыргы нәтиҗә – сез милли рухлы, иманлы татар кешесе тәрбияләргә тиешсез. Бу һәр татар хатын-кызына кагыла. Нәрсә генә эшләсәгез дә, башта ике сорауга җавап бирегез – бу гамәлегез Аллаһка каршы килмиме һәм милләткә зыянга түгелме? Хәзергә татар оешмаларының бөтен эше диярлек җыр-биюгә һәм җыелып күңел ачуга кайтып кала. Бу иң җиңел юл, әмма очсызлы алым, акыллы милләтләр сәясәттә дә ат уйната, фәндә дә әйдәп бара, диндә дә нык тора. Татар милләтенә дә, аның милли оешмаларына да башка югарылыкка күтәрелер вакыт җитте инде.

Урыннарда чын татар тарихы язылмаган, бу сезнең дә эш, татар хатын-кызлары! Яшьләрдә бөек татар тарихы аша милли рух тәрбияләгез, алардан зур галимнәр, милли язучылар әзерләгез! Үзегез дә урыннардагы архивларда эшләргә өйрәнегез, аларда әле ачылмаган татар тарихы ята! Урыннарда татар тарихы түгәрәкләре, клублар оештырып җибәрегез, газета-журналлар ачыгыз, үзегез дә языгыз, башкаларны да шуңа дәртләндерегез! Урыннарда милли музейлар оештырыгыз, дәүләт музейларында татар бүлекләре ачтыруга ирешегез, әмма аларда гармун белән галош тормасын, ә татарның бөеклеген һәм матурлыгын күрсәтә торган экспонатлар булсын!

Бала күңеленә иман орлыклары салу – татар хатын-кызларының изге бурычы, милләтебезнең ислам дине сәбәпле исән калуын онытмыйк! Динне тарату, дәгъвәт – ул дин әһелләренең генә эше түгел, ә һәрберебезнең өстендә торган фарыз. Бүген укытучыларның һәм табипларның 70-80 проценты – хатын-кызлар. Мәктәптә укытучы үзенең укучыларына дөньяның яратылышы Аллаһ эше икәнлеген әйтергә тиеш, табиб үзенең авыруларына кешенең яратылышы Аллаһ эше икәнлеген аңлатырга тиеш, ана үзенең баласына Аллаһтан килеп, Аллаһка китәсебезне төшендерергә тиеш. Аллаһны таныган кеше милләтен дә таный, милләтен таныган кеше башкаларның да хәлен аңлый. Милләтебез, телебез, гомеребез – Аллаһтан амәнәт, һәм без бу амәнәтне заман ахырына кадәр кадерләп сакларга тиешбез!

Мөслимәләр оешмалары да үзләренең эш алымнарын үзгәртергә тиешләр. Бу бигрәк тә Татарстанга кагыла, чөнки ислам дине иң зәгыйфь урын да – Татарстан. Биредә авылы-авылы, урамы-урамы белән намаз укымыйлар, җомгаларда мәчетләрдә нибары 4-5 бабай... Аллаһ ничек бу динсез татар авылларын сакласын?! Мөслимәләребезгә дә төркем-төркем булып татар авылларына таралырга, халыкны дингә өндәргә вакыт җитте. Югыйсә, бу оешмалар бассейннарда йөзү, кием модалары күрсәтү белән артык мавыгып киттеләр, ә аларның төп эше – ислам дәгъваты, халыкны дингә өндәү булырга тиеш бит!

Урыннарда хатын-кыз оешмаларына социаль мәсьәләләргә дә игътибар бирә башларга вакыт. Югыйсә, читтә картлар йортлары ялгыз татар бабайлары белән тулган, ятимнәр йортларында да татар балалары күп, төрмәләрдә, больницаларда караучысыз татарлар шактый. Ярый да Татарстанда социаль ярдәм структуралары бар, алар эшләп тора, читтә безнең татарлар ул игътибарны күрми бит! Мин ялгыз калган татарларга ярдәм итү мисалын Сахалинда күреп-белеп кайттым. Анда төрмәдә берәр татар үлсә дә, хастаханәгә беркеме булмаган ялгыз татар килеп эләксә дә, татар оешмасы җитәкчесе Зәкия Вәлитовага шалтыраталар, "Тут ваш татарин умирает", дип хәбәр итәләр. Зәкия ханым үзенең әбиләре белән ул больницаларга, картлар йортларына, төрмәләргә, ятимнәр йортларына барып, бәхетсезлеккә дучар булган ул татарларга булыша, үлсәләр, аларны мөселманча юып, Сахалиндагы бердәнбер татар зиратына алып барып күмәләр. Шушы изге үрнәктә, Татарстаннан читтә булган башка хатын-кызлар оешмалары да ятим татарларга ярдәм итсеннәр иде.

Инде татар хатын-кызларына сәясәттә катнашыргамы-юкмы, дигән сорауга да җавап биреп үтим. Русия һәм БДБ илләре кебек демократия булмаган илләрдә сайлауларда катнашудан мәгънә юк, чөнки монда халыкны һәм хаклыкны түгел, хакимиятне яклаган кешеләр генә депутатлыкка үтә ала. Ә менә Европада, Балтыйк буе илләрендә яшәүче татар хатын-кызларына мин сайлауларда катнашырга, парламентларга үтеп керергә тәкъдим итәр идем. Европарламентта да безнең үз татарларыбыз булырга тиеш, алар мондагы хәлләр-проблемалар турында дөнья дәрәҗәсендә сүз алып барырга тиешләр. Шулай ук Европадагы татар хатын-кызлары хокук яклаучылар рәтләрендә дә булырга тиеш, милләт хокукларын дөнья дәрәҗәсендә алар якларга тиеш.

Бүген дөньяда һәр милләт үзе исән калу өчен тырыша, үз теле һәм дине өчен көрәшә, күпчелек сугышлар да дәүләтләр арасында түгел, милләтләр арасында бара. Нәтиҗәдә, көчле рухлылар һәм нык иманлылар җиңә. Татар халкына бу тормыш мәйданында урын каралганмы - үзебездән дә, бигрәк тә, хатын-кызлардан да күп нәрсә тора. Безгә бу болганчык елларда аякта калырга, булганын саклап калырга кирәк. Үзебез татарча сөйләшсәк, татарча яшәсәк, милләтнең кадерен белсәк, безне беркем туктата алмаячак! Үзебез иманлы булсак, дин тотсак, балаларыбызга да ислам нигезләрен биреп калдырсак, безне беркем тыя алмаячак! Үзебез дәүләтле булырга теләсәк, милли дәүләтебезне торгызу өчен көрәшсәк, безне беркем җиңә алмаячак! Бу дөньяда көрәшкән милләт кенә исән кала, көрәшкән милләт кенә җиңә. Татар милләте шул җиңүчеләр рәтендә булсын иде, татар хатын-кызлары дәүләт алырлык милләт тәрбияләсен иде!

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, Милли Мәҗлес оешмасы җитәкчесе

Бу комментар II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында ясаган чыгыш нигезендә язылган. "Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG