Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:50

КФУның гаммәви коммуникацияләр һәм социология институты директоры Наил Мөхәррәмов шыпырт кына эшеннән алынган. Галим Искәндәр Ясәвиев, ректор белән директор арасында каршылык чыккан булырга мөмкин, дип белдерә. Ул университетта тулаем авторитар идарә хөкем сөрүен, институтта белгечләр әзерләүнең деградациягә дучар икәнен әйтә.

КФУның гаммәви коммуникацияләр һәм социология институты (элекке журфак) директоры Наил Мөхәррәмов 14 апрельдә үк эшеннән киткән булса да, институтта эшләүчеләр бу хакта әле шушы көннәрдә генә белгән. Мөхәррәмов элек үзе эшләгән Энергетика университетына кире кайткан. КФУда директорлыктан китү гаризасын үз теләге белән язуын әйтә.

Әлеге институтта социология кафедрасы доценты, профессор Искәндәр Ясәвиев, университет җитәкчелеге Мөхәррәмовның китүен яшерде, артында томанлы хәлләр торырга мөмкин, дип белдерә.

"Укытучылар белән очрашып бу үзгәрешләр турында хәбәр итүче булмады. Мин бу хакта университет сәхифәсендә Мөхәррәмов битендә аның вазифалары турында язылган юллар булмауны күргәч кенә белдем. Китүе турында рәсми мәгълүмат һәм ачыктан-ачык белдерүләр дә булмады. Институт директоры вазифасыннан китә, нигә бу хакта ачык рәвештә, беркем дә бер сүз дә әйтми, дигән сорау туа.

Без укытучылар бу хакта электрон белем бирү ресурслары турында хат алгач кына белдек. Бу хат КФУ проректоры Рияз Миңзариповтан килде. Ул үзен директор вазифаларын башкаручы дип тә күрсәткән иде.

Университет җитәкчелегенең әлеге гамәлләре идарә ысулларында бик җитди проблемнар булуга ишарәләп тора. Аңлап булмый, әллә университет җитәкчелеге үзен тәнкыйтьләрләр дип курка йә булмаса укытучылар кискен сүзләр әйтер дип шүрли", ди Ясәвиев.
Искәндәр Ясәвиев

Искәндәр Ясәвиев

Мөхәррәмов әлеге университетта ел ярым гына директор булып эшләп калды. Ясәвиев фикеренчә, кыска вакыт эчендә институт җитәкчесен алыштырып тору яхшыга алып бармый.

"Ни дә булса эшләү һәм уйлаганнарны тормышка ашыру өчен ел ярым бик кыска вакыт", ди Ясәвиев. Аның сүзләренчә, Мөхәррәмов директор булган вакытта институтта академик, бер-береңә хөрмәт мөнәсәбәтләре хөкем сөргән, авторитар идарә очраклары булмаган. "Коллектив белән очрашкан вакытта һәм гыйльми шура утырышларында дискуссияләр, килеп туган сорауны тикшерүләр була иде, аның (Мөхәррәмов) ягыннан авторитарлык күзгә чалынмады.

Ректор һәм директор арасында ниндидер низаг, җитди аңлашылмаучанлык, йә булмаса каршылык килеп туган булырга мөмкин дип уйлыйм. Бу килеп туган хәлгә бердән-бер аңлатма булырга мөмкин, минемчә", ди Ясәвиев.

Гадәттә берәр түрә эштән китә калса, аның урынбасарын вазифаларын башкаручы итеп калдыралар. Мөхәррәмов очрагында "и.о" итеп зуррак җитәкче, университетның мәгариф эшчәнлеге проректоры Рияз Миңзарипов куелды.

"Ни өчен нәкъ ул куелганга, мин берни дип тә әйтә алмыйм. Миңзарипов берүк вакытта безнең институтта социология кафедрасы җитәкчесе дә булып эшли. Институтка бөтенләй ят кеше түгел ул. Шулай да Мөхәррәмовның ике урынбасары бар иде, әмма нигә алар куелмады? Бу ягы бик аңлашылып бетми", ди Ясәвиев.

Журфак (гаммәви коммуникацияләр һәм социология институты журналистика һәм социология факультеты нигезендә оешты) өч ел дәвамында үзгәрешләргә дучар. Институт итеп үзгәрттеләр, җитәкчелек алышынды (декан Васил Гарифуллин институт директоры итеп куелмады), биналарыннан чыгарып, университетка якын булмаган Товарищеская урамына күчерделәр.
Икенче уку бинасы

Икенче уку бинасы

"Вечерняя Казань"га әңгәмәдә ректор Илшат Гафуров журналистлар һәм социологларның II уку бинасына кайтачагын әйтте. Ясәвиев бу тагын күченү мәсьәләсенең дә институт укытучылары белән килештерелмәвен әйтә.

"Бу уңайдан миндә бик җитди сорау туа. Нигә соң, моннан берничә ел элек, ул вакытта без факультет идек, көнбатыштагы ярымтүгәрәк бинадан (университетның төп бинасы янында) башка урынга күчерү кирәк булды? Бу хәл ректор һәм укытучылар арасында низаг чыгарды. Укытучылар ул вакытта ук ректорга авторитар идарә ысулын куллану турында ачык хат язган иде. Менә шул рәвешле институтларны бер урыннан икенче урынга күчерү, минемчә, ректорның һәм аның командасының системалы фикере юклыгын күрсәтеп тора", ди Ясәвиев.

Узган ел көз көне университет җитәкчелеге язучы журналистлар әзерләүне филология институтына күчерәчәк, ә телевидение журналистларын әзерләүче югары мәктәп оештырачак, дигән сүзләр дә таралган иде. Ясәвиев, бу үзгәрешләр кылынса, университет җитәкчелегенең тагын бер зур ялгышы булачак, дип әйтә.

"Социологларны журналистлардан аеру һәм журналистларны тагын бүлү – ул зур ялгыш булачак. Социаль фәннәр һәм журналистика берлеге Казан университетының әһәмиятле үзенчәлеге булып тора. Бу хезмәттәшлек журналистларга да, шул ук социологларга да файдага гына. Әгәр язучы һәм төшерүче журналистлар бүленә икән, бу – Казан университетында журналист белеме бирүне планлы рәвештә юкка чыгару булып торачак", ди Ясәвиев.

Университетта үзгәрешләр башлангач, журфак институт итеп үзгәртелгәч Ясәвиев бер генә нәрсәнең дә яхшы якка үзгәрмәвен әйтә.

"Соңгы 3-4 ел эчендә деградация бара. 2009-10 елларда социология һәм журналистика факультетында бөтенләй башка атмосфера иде. Иҗат рухы иде, ирекле һәм тигез мөнәсәбәтләр атмосферасы хөкем сөрде. Кешеләр арасында ниндидер куркулар да бөтенләй юк иде. Кешеләр эштән куарлар дип тә борчылмады. Галимнәр ул вакытта фән белән шөгыльлләнде. Хәзер исә фән урынына мәкаләләрне кайсы журналга бастырыйм дип баш вату чорында без.

Соңгы ике елда бөтен университетта вертикаль идарә булдыру безнең институтка да йогынты ясады. Кешеләрнең киләсе көнгә өметләре юк. Бу белем бирүгә дә йогынты ясый. Хәзер белем бирү дигән әйбер арткы планга калып бара, рейтинг күтәрелсен өчен хезмәткәрләрдән мәкаләләр, мәкаләләр, мәкаләләр генә таләп итәләр. Башкага бөтенләй ис китмәгәнлеге сизелеп тора. Минемчә, соңгы 3-4 ел эчендә журналист һәм социологик белем бирү җимерелүгә дучар", ди Ясәвиев.

Аның сүзләренчә, институтта директор ул булыр, йә бу булыр дип сөйләүчеләр әлегә юк. Барсы да билгесезлектә, ди Ясәвиев. Үзе ул институт җитәкчесе ректорның авторитар ысулларына каршы тора алырдай күренекле галим, көчле шәхес булырга тиеш, дип белдерә. "Әмма бүген алай була алмый, чөнки директорны ректор билгели", ди Ясәвиев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG