Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:20

"Максат" үз максатына иреште"


14-20 май көннәрендә Казанда VIII Халыкара "Максат" мөселман яшьләре фестивале үтте. 19 майда "Идел" лагеренда узган ябылу тантанасында фестивальдә катнашучылар да, аны оештыручылар да "Максат"ның үз максатына ирешүе турында сөйләделәр.

Кайбычтан килгән Фирнат Өметбаев фестиваль кысаларында бик күп җирләр күрүләрен һәм бик күп кешеләр белән аралашуларын әйтте.

"Минемчә "Максат" үз максатына иреште. Хәзер инде безнең өскә зур максат йөкләнә. Без шушында алган бөтен белемнәребезне, мәгълүматларыбызны алып кайтып, чәчми-түкми үз төбәкләребезгә җиткерү", дип белдерде ул.

Быелгы фестивальгә Беларус, Казакъстан, Украина, Кырым һәм Русиянең 20 төбәгеннән йөзләп делегат катнашты.

Фестивальне оештыручылардан "Идел" яшьләр үзәге мөдире Ләйсән Сафина, фестиваль ачылыр алдыннан бу чараны уздыруның максаты - яшьләрне Казанга җыеп аларны ял иттереп кайтару түгел, дип белдергән иде.

"Безнең максатыбыз - төрле чит илләрдән һәм Русиянең төрле төбәкләреннән килгән яшьләребезгә рухи, милли байлыгыбызны күрсәтү. Җәмгыятьтәге проблемнарны бергәләп хәл итү өчен Русия һәм чит ил яшьләре арасында хезмәттәшлекне җайга салу", дип әйткән иде Ләйсән Сафина.

XS
SM
MD
LG