Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Печән базары" XX йөз башына алып кайта


Җомга көнне Казанның Татар бистәсе XX гасыр рухын хәтерләчәк. "Печән базары" чарасы милли киемле, калфаклы кызлар, түбәтәйле шәкертләр, сәүдәгәрләр, зәркәнчеләр, әдәбият белән кызыксынучылардан гөрләп торачак.

Чара 23 май көнне Казанның Мәрҗәни мәчетеннән ерак түгел Каюм Насыйри урамында узачак. Аны Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Ялкын” журналы белән берлектә оештыра. Форумның рәис урынбасары Гөлназ Бәдретдин сүзләренчә, алар татар чарасын киң җәмәгатьчелеккә танытырга тели.

“Чарага барысы да XX йөз башы рухын хәтерләткән киемнәрдән килергә тиеш. Без татар милли киемен алъяпкыч кигән кызлар итеп кенә күзаллауны бетерү яклы. Ул киемнәрне бүген дә заманчалаштырып киеп йөрергә була дип күрсәтергә телибез.

Шулай ук чараны татар дөньясындагы берәр мөһим вакыйгага юнәлтәбез. Быел “Ялкын” журналының 90 еллыгы белән бәйләдек.

Моннан тыш, Казанда борынгыдан татарлар белән бәйле булган җирләргә игътибар юнәлтергә телибез. Былтыр без аны 12 апрельдә - Тукай вафатына 100 ел уңаеннан Нурулла мәчете янында элекке Печән базарында оештырдык, чөнки әлеге урынны халыкка таныту өчен бернинди эшләр алып барылмады. Салкын көн булу һәм Казан мэриясе безнең чараны хупламау сәбәпле без аны машиналар йөрү урынында уздырырга мәҗбүр булдык. Быел исә җылырак көнгә, ягъни май аена һәм Татар бистәсенә күчерердек”, ди ул.

Әгәр узган ел чара җомга намазыннан соң гына башланып китсә быел ул көне буе дәвам итәчәк. Ул иртәнге тугыздан кичке җидегә кадәр барачак. Якында гына Мәрҗәни һәм Апанай мәчетләре урнашкан һәм чарага намаздан чыгучылар да кушылыр дип уйланыла.

Кабан күле буйлап китап укучылар урнашачак

“Ялкын” журналы быел уку паркын булдыра. Европада кеше үзе укыган китапны алып килеп башка китапка алмаштырып китү өчен урыннар бар. Без дә шушы матур гадәтне кулланырга булдык. Паркта махсус киштәләр булачак һәм анда татар китаплары белән алмашуга мөмкинлек тудырылачак. Шунда ук китапларны уку өчен утыргычлар куелачак. Теләгәннәр Кабан күле буенда рәхәтләнеп китап укып утыра алачак.
Анда шулай язучылар белән очрашулар үтәчәк. Чарага язучылардан Рабит Батулла, Мәдинә Маликова, Сарат Кәбиров, Халисә Ширмән, Рифат Сәлах, Рөстәм Галимуллин һәм башкалар киләчәк. Балалар өчен китаплар чыгаручы нәшрият вәкилләрен дә чакырдык . Чарада балаларга уен мәйданчыклары булырылачак.”, ди Бәдретдин.

Оештыручылар узган ел Печән базарын бренд итү максатын куйган булган һәм күпмедер уңышка да ирешкән.

“Казанда хәзер Арт галлерея, төрекләр оештыра торган һәм башка ярминкәләр бара һәм халык аларны көтеп ала. ”Печән базары” да халык арасында танылуга ирешә башлады. Быел инде ярминкәдә катнашучыларның яртысы безне үзләре табып бу чарада сәүдә итәргә теләкләре булуын җиткерде. Алар арасында татар кызлары өчен заманча милли күлмәкләр, калфаклар тегүчеләр, күндә бизәкләр төшерүчеләр, читекләр, балчыктан савытлар ясаучылар бар. Аларга да без танылу өчен мәйданчык булдырабыз, чөнки аларның әйберләре зур кибетләрдә юк. “Азатлык” язып чыккан борынгыдан килгән гадәт нигезендә чүпрәсез ипи пешерүче абыйны да чакырдык. Барлыгы 30дан артык сүдәгәр булыр дип көтәбез”, ди Гөлназ.

Чараны Иске Казан перефектурасы хуплаган һәм “Печән базары” белән Татар бистәсенең туристик сезонын ачып җибәрергә булган. Каюм Насыйри урамындагы ярминкә һәм Кабан күле буйлап урнашкан уку паркыннан тыш, кием коллекциясен ясаучы ике төркем милли киемнәрне дә күрсәтәчәк.

“Быел әле ачык һавада спектакль оештырмакчы идек, анысы килеп чкмады. Киләсе елга калды”, ди Гөлназ Бәдретдин.
XS
SM
MD
LG