Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:18

Татар әлифбасы турында китап дөнья күрде


Татар әлифбасына багышланган китап. Тәкъдим итү чарасы

Татар әлифбасына багышланган китап. Тәкъдим итү чарасы

21 май Казанда "Смена" заманча мәдәният үзәгендә Мәскәүдә басылган "Татар әлифбасы" ("Татарская алифба") дигән китап тәкъдим ителде.

Китапның авторлары - Казан федераль университетында эшләүче тарих фәннәре докторы Алла Сальникова һәм тарих фәннәре кандидаты Диләрә Галиуллина. Алла Сальникова сөйләп узганча, китапны әзерләү Мәскәү галимнәренең әлифбалар (букварь) турында хезмәт язу өчен зур грант отулары нәтиҗәсендә булган (Русия дәүләт һуманитар фәнни фонды гранты).

Алар бу проектта катнашырга балалар темасына хезмәтләр язган Алла Сальникованы да чакырганнар. Татар әлифбасы турында язуны Сальниковага Русия мәгариф академиясендә эшләүче профессор Виталий Безрогов киңәш иткән (әлеге галим үзе дә балалар китаплары темасы белән шөгыльләнә).

“Бу аңлашыла, чөнки безнең илнең үзенчәлеге бар, ул - күпмилләтле. Нәтиҗәдә шунысы кызыклы килеп чыкты: татар әлифбасы турында без китап яздык, ә рус әлифбасы турында беркем дә язмады. Ниндидер чорлар буенча мәкаләләр бар, әмма тулаем бер хезмәт юк. Бер китапның тарихи үсешенә багышланган бу беренче китап”, дип сөйләде Алла Сальникова.

Китап өч йөз данә белән Мәскәүдә басылган. Ул Америка, Европада әлифба (букварь) темасы юнәлеше буенча эшләүче галимнәргә җибәрелгән, Татарстан милли китапханәсенә, Казан федераль университеты китапханәсенә тапшырылган. Чарада әйтелеп узганча, киләсе елда татар әлифбасы турында мәгълүмат Италиянең бер журналында да басылачак. Анда төрле илләрнең әлифбалары турында хезмәтләр дөнья күрәчәк.

"Татар әлифбасы тарихы аянычлы"

Әлеге китапта XIX гасыр ахыры-XXI гасыр башы әлифбалардагы рәсемнәр, текстлар, тарихи чорга карата язылу максатлары, татар халкы, татар баласы тормышының чагылышы тикшерелгән. XIX гасыр әлифбаларыннан башлау сәбәбе басма хәлдә сакланып калган әлифбаларның шул гасырга каравы белән бәйле. Татар әлифбасы аянычлы язмыш үткән, ди Алла Сальникова.

“XX гасыр рус әлифбасы тарихы татар әлифбасы тарихына караганда ул кадәр аянычлы түгел. Бу графика реформалары белән бәйле. Ирексезләп гарәптән латинга, латиннан кириллицага күчерү. Әлифбаның шактый тиражларлары юк ителгән. Бу cовет хакимиятенә кирәксез кешеләрнең анда искә алынуы сәбәпле генә түгел, ә бер графикадан икенчесенә күчү белән дә бәйле булган”, ди Сальникова.

“Әлифбаларда Болгар дәүләте, Алтын Урда да чагылсын иде”

Әлифбаларның гарәп, латин графикасында булганнарын Диләрә Галиуллина өйрәнгән. Андагы текстларны бүген дә куллану кирәк, дип сөйләде Диләрә Галиуллина.

Вәлитова, Вәгыйзова әлифбасы

Вәлитова, Вәгыйзова әлифбасы

"Билгеле инде cовет чоры әлифбалары алар аерылып тора, ләкин менә татар әлифбаларына килгәндә, гарәп графикасандагы әлифбалар милли тематика, милли традицияләрне саклап калганнар, ә инде латин графикасандагы әлифбалар утызынчы елларадан башлана, анда инде миллилек татар телендә генә, башка миллилек юк анда. Революциягә кадәрле әлифбалар алар бөтенләй башка төрле, анда идеология дә башка.

Хәзер татар телендә әлифбалар күп чыга башлады, рус мәктәпләре өчен дә, татар мәктәпләре өчен дә, рус мәктәпләрендәге татар балалары өчен дә, алар бик төрле. Ул яктан безнең фикер икегә бүленәдер, күп кеше фикеренчә, татар әлифбалары күбрәк хәзерге заман балалары өчен яраклаштырылган булырга тиеш, ә күп кенә укытучылар барыбер шушы Вәлитова, Вәгыйзова әлифбасын кире какмыйлар, шуңа күрә дискуссияләр бетми.

Иске традицияләрне саклап калу ягында мин, чөнки, минемчә, хәзерге әлифбаларга компьютерлар кертү, яңа төрле машиналар кертү бик әһәмиятле түгелдер, чөнки безнең заман балалары аны көн саен күрә, ә менә миллли традицияләргә кайту, бәлки, революциягә кадәрле чор әлифбалардан текстлар алу кирәктер, мин шулай дип тә саныйм. Вәлитова, Вәгыйзова әлифбасында күбесенчә авыл мөхите чагылган.

Ә бит безнең культура авыл кешеләре культурасы гына түгел, татарлар күбесенчә авылларда 1552 елдан соң гына яши башлыйлар, безнең бөек Болгар дәүләте дә, Алтын Урда дәүләте, Казан ханлыгы да булган, менә алар да чагылыш тапсын иде. Яңа әлифбаларда текстлар бөтенләй башка, мин аларны начар дип әйтә алмыйм" диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG