Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:41

Акмәчет тирәсендәге бөтен җирләрдә бүген кырымтатарлар урнашты дияргә мөмкин. Ләкин бу җирләрнең күпчелеге аларга рәсми рәвәштә бирелмәгән. Украина хөкүмәте бу мәсьәләне хәл итмәде. Русия кулына күчкән Кырымда ничек булыр – билгесез.

Кырымда җир мәсьәләсенең тирән тамырлары бар һәм ул совет чорыннан бирле дәвам итә. 1987 елда кырымтатарлар Кырымга кайта башлагач алар үзләренең сакланып калган йортларын тәләп итмәделәр, чөнки анда башка кешеләр яши иде, фатирлар да сорамадылар. Кырымтатарлар йортлар төзү өчен җир сорый башладылар, ләкин Кырым хакимиятләре Кырымда җир юк, монда халык болай да күп, Кырымнан китегез диде. Кырымтатарлар мондый вазгыятьтә җирләрне рөхсәтсез алып, йортлар, времянкалар төзеп гәиләләрен китереп урнаштыра башладылар.

Мирное бистәсендә эшләүче кырымтатар егете

Мирное бистәсендә эшләүче кырымтатар егете

Шулай итеп, Кырымда 300 яңа кырымтатар бистәсе барлыкка килде. Аларның һәрберсендә 3 меңннан алып 10 меңгә хәтле кырымтатар яши. Бу аерылмаган җирләрне соңыннан хакимиятләр де факто рәисмиләштерергә мәҗбүр булган иделәр, ләкин аларның берсендә дә асфальт юллар, канализация юк. Өлешчә газ, ут, су үткәрелгән. Бала бакчалары бу бистәләрдә юк, социаль инфраструктура юк дәрәҗәдә, ләкин бу бистәләр инде яхшы урнашкан бистәләр дип исәпләнә.

Әгәр бу җирләрдә кырымтатарлар үзләре урнашып йортлар төземәгән булсалар, аларга бүген торыр урын булмас иде, чөнки 1987 елларда хакимиятләр бу җирләр кырымтатарларга тимәсән дип, оешмалар аша массакүләм рәвәштә урысларга дача итеп таратты. Алар исә бу җирләрне кырымтатарларга сатып тагын да баеп киттеләр. Ничек кенә булмасын, монда инде тормыш бара, мәчетләр төзелде, кырымтатарлар оешып үз мәхәлләсе, гореф-гәдәтләре белән яши.

Еллар буе аерылмаган җир кайчан аерылыр?

Ләкин Кырымга кайтып һаман тиешле дәрәҗәдә урнаша алмаган кырымтатарларның икенче, өченче дулкыны ничә елдан бирле җир таләп итеп тора. Әгәр беренче елларда кырымтатарлар кая мөмкинлек булса шунда урнашырга мәҗбүр булсалар, хәзер инде икенче дулкынга эчке миграция да өстәлде. Билгеле, беренче елларда Кырымның дингез буе авыллары, шәһәрләре кырымтатарлар өчен ябык иде, ә алар туган урыннарына кайтудан бер вакытта да баш тартмадылар, хәзер бу процесс та бара. Моңа әлбәттә соңгы вакытта икътисад миграциясе дә кушылды. Кешеләр эш булмаган урыннардан эш эзләп шәһәрләргә, шулай ук Акмәчеткә агыла башлады.

Мирноедагы вакытлы времянкада язу

Мирноедагы вакытлы времянкада язу

Шулай итеп, Акмәчет тирәсендә җирләрнең күпчелегендә кырымтатарлар торып җир аеруны көтә. Шундый урыннарның берсе – Мирное бистәсе. Бу җирдә кырымтатарлар 2005 елда урнаша башласалар да җирләр һаман аерылмый, киресенчә, хакимиятләр, сезне моннан чыгарырбыз, ди. Имеш бу җирләрдә супермаркетлар төзелергә тиеш. Бәлки чыннан да шулайдыр, тик монда инде әз булса да йортлар да, мәчәт тә төзелде. Дөрес, мәчәтне монда 2012 елда яндырган иделәр, ләкин аны яңадан торгыздылар. Хәле булганнар җир аерылмаса да йортлар төзеп ята. Хәле булмаганнар вакытлы времянкалар төзеп җирнең рәсми аерылуын көтә, зур төзелеш башламый торалар.

Мирное бистәсендә шундый кырымтатарларның берсе – Джанкойдан килгән 22 яшьлек Рустем үзенең берничә ел торган времянкасын җимереп, яңадан нәрсәдер корырга җыена. Азатлыкка ул менә нәрсә диде.

– Мин Джанкойдан килдем. 9 елдан бирле монда җир аерылуын көтәм. Монда “Метро”, “Меганом” кебек ширкәтләр урнашачак диләр. Алар безгә акча да тәкъдим итте, ләкин без риза булмадык, ә менә славяннар үз өлешләрен сатып китткеннәр. Безнең гәиләдә Джанкойда бер йортта 10 кеше тора, аның өчен әти бу җирне килеп алды һәм без көтәбез аның безгә аерылуын.
Шулай итеп, 9 елда хакимият бер карар да чыгармады. Моның төрле уйдырма сәбәпләр бардыр, ләкин бу сәбәпләр арасында иң мөһим бер сәбәп тә бардыр.

Ни өчен кырымтатарларга Акмәчеттә җир аерылмый? Чөнки бу җирләр аерылса монда кырымтатарлар урнашачак, пропискага керечәк, төрле сайлауларда катнашу хакы булачак. Димәк, кырымтатарларның тавышлары артачак, аларның тәэсире артачак, алар үз вәкилләрен төрле шураларга, хакимиятләргә сайлый алалар. Тик мондый хәл төрле сөяси көчләргә дә, хакимият башында утырганнарга да кирәкми. Алар кырымтатар факторының үсүен теләмиләр. Моңа комачаулау юлының берсе –кырымтатарларга җир аермау, кырымтатар гәиләләренең сан ягыннан үсеш мөмкинлекләрен чикләү. Стратегия шул, тактикасы исә төрле була ала.

Хәзергә Кырым хакимиятенең рәис вазифаларын үтәүче Сергей Аксенов 2012 елда Акмәчет янындагы Молодежное бистесендә кырымтатарларның времянкаларын җимерү эшен башкарган “Русское единство” җитәкчесе иде. Аның позициясе бу мәсьәләдә үзгәрдеме, юкмы? Сөргеннең 70 еллыгы уңаеннан матәм чараларын Акмәчетнең үзәк майданында үткәрүне тыю хакында карар чыгарып, ул бу сорауга билгеле дәрәҗәдә җавап та бирде.

Мирное бистәсендә исә җир аеру мәсьәләсендә уңай карар көтеләр. Монда юллар да, ут та, су да, бернәрсә дә юк. Моңа да карамастан Рөстәм һәм аның кебек меңнәрчә кырымтатарлар җирнең рәсми рәвәштә аерылуын көтә. 9 ел көтәләр, тагын ничә ел көтәрләр икән?

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG