Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияне терроризм химаячесе итеп тану петициясе 100 мең тавыш җыйды


АКШ президенты хакимиятеннән Русияне терроризм химаячесе итеп танынуны үтенгән петиция 100 мең тавыш җыйды. Бу хакта Ак йорт сайтында хәбәр ителә.

Петицияне хакимият карасын өчен 2014 елның 23 маена кадәр 100 мең тавыш җыелырга тиеш иде. Бу тавышлар гына Русияне терроризм химаячесе итеп тану өчен җитми. Хәзер АКШ президенты Барак Обама хакимияте бу документка җавап бирергә тиеш. 100 мең тавыш кына бу петицияне хуплауга мәҗбүр итә алмый.

“Ак йорт сивил җәмгыятьнең реакциясе хәлләрнең чынлыкта ничек булуына дәлил булып тора, дигән белдерү генә ясый ала”, дип белдергән Америка авазына белгеч.

Ак йорт бу петицияне караячак һәм хөкүмәттәге белгечләргә җибәрәчәк. Белгечләр рәсми җавапны Ак йорт сайтына урнаштырачак һәм имзалаучыларга да юлланачак.

Бу петиция авторлары фикеренчә, Русия игълан итми генә Украина белән сугыша, яшерен операцияләр үткәрә, бу үз чиратында “халыкара терроризм” дип бәяләнергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG