Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә сайлау кампаниясендә 22 кеше һәлак булган


Сүриянең көньягындагы Дәръа вилаятендә кораллы кешеләр сайлау кампаниясе өчен куелган чатырга ут ачкан. Кимендә 22 кеше һәлак булган.

Британиядә урнашкан Сүриядә кеше хокуклары торышын тикшерүче үзәк, кимендә 11 тыныч кеше үтерелгән, алар арасында бер бала да бар, дип хәбәр итә. Кимендә 30 кеше яраланган, кайберәүләрнең хәле авыр.

Сүриядә 3 июньдә президент сайлау үтәргә тиеш. Күпләр фикеренчә, бу сайлауда хәзерге президент Бәшәр Әсад җиңәргә тиеш. Аның оппонентлары сайлау үткәрүне махсус оештырылган тамаша гына дип белдерә.

Активистлар фикеренчә, Сүриядә 2011 елның мартында башланган низагта 160 мең кеше һәлак булган. Миллионнарча кеше торган урыннарыннан китәргә мәҗбүр булды.
XS
SM
MD
LG