Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия дөньядан аерылып яши аламы?


Мәскәү кызлары автобус көткән арада интернетта утыра. Чит ил киеме, азык-төлек, техника, интернетка күнеккән русиялеләр моннан ваз кичәргә ризалашырмы?
Мәскәү кызлары автобус көткән арада интернетта утыра. Чит ил киеме, азык-төлек, техника, интернетка күнеккән русиялеләр моннан ваз кичәргә ризалашырмы?

АКШ һәм Европа санкцияләренә ачуы чыккан Русия үз кредит карталары, үз интернеты һәм үзенең җыр бәйгеләре белән генә үз дөньясын корырга тели. Мөмкин эшме бу?

Күптән түгел, хәзерге Русиядәге балаларны кызганып, бер Мәскәү түрәсе тимер пәрдә булган чорга кайтарга чакырган иде. Кремль тарихны кирегә таба борырга тели кебек.

"Көнбатышта булып яткан хәлләр чүплекне хәтерләтә, чүптән тәмле ис килеп торса да", дигән иде Русиянең балалар хокукларын яклаучы вәкиле каршындагы гаилә кыйммәтләрен саклау шурасы әгъзасы Ирина Медведева.

Узган ел нәкъ аның башлангычы белән чит ил ватандашларына (беренче чиратта бу АКШ ватандашларына кагыла) Русиядән балаларны тәрбиягә алу тыелды.

Русиянең Украинадагы сәясәте аркасында көнбатыш билгеләгән чикләүләрдән соң Мәскәү интернеттан, глобаль навигация системыннан (GPS) баш тарту ниятен белдерде. Шулай ук Русиягә дөньякүләм түләп булган Visa һәм MasterCard банк карталары, төрле рейтинг агентлыкларының мәгълүматлары, "Евровидение" җыр бәйгесе кирәк түгел булып чыкты. Боларның барысы урынына Русия үзенекен ясый, әлегә кәгазьдә генә булса да.

Тимер пәрдә төшүгә инде 25 ел вакыт узган, үзгәрешләр күп булган. Бүгенге көндә икътисади үсешнең 0.5% да азрак булачагы фаразланганда, Русиянең "үзем" дип шапырынуы аңа зыянга гына, ди белгечләр.

"Русиянең Украинадагы низагка карата шулай акылдан язуы аның үзен дөньядагы иң бөек бер дәүләт итеп санавыннан килә", ди АКШ хокук белгече Джесси Хит. "Русия ялгыша", дип дәвам итә ул.

Көнбатыш урынына Кытай

Путинның Кытайга сәфәре Русиянең бөтен дөньяга көнбатыштагы "явыз партнерларга" алардан баш тартуын гына түгел, көнчыгыштагы яңалары белән нәтиҗәле эшли башлавын күрсәтергә теләгән вакытка туры килде.

"Газпром" һәм Кытай дәүләтенең нефть һәм газ ширкәте арасында Кытайга 30 елга Русия газын сату турындагы килешүгә кул куелды. Газ үткәргечләре 2018 елга кадәр сузылачак, дип фаразлана. Әлеге килешүгә ирешү өчен дистә елга якын сөйләшүләр барды. Килешүнең күләме 400 миллиард доллар. Газның бер кубометры бәясе - 350-380 доллар. Кытайга китәчәк газның күләме Европага сатылганы белән чагыштырганда "диңгездә бер тамчы" ди белгечләр.

Путинның июнь аенда Икенче дөнья сугышының борылыш ноктасы саналган беректәшләрнең Нормандиядә очрашу көнен искә алырга Франциягә баруы көтелә. Ул сәфәрендә дә президент Русиянең Европага бәйле булмаганын күрсәткән берәр чыгыш ясар дип фаразлый белгечләр.

Украина кризисы башланганнан бирле көнбатыш керткән санкцияләр башта йомшак булды һәм аерым Путинга якын кешеләргә генә кагылды. Соңрак АКШның югары технологияләрен куллану чикләнде. Моның инде Русиянең иярчен сәнәгате һәм башка шундый технология җитештерү сәнәгатенә зыяны зур булачагы фаразлана. Русия ачу итеп 2020 елдан американ космонавтларын Халыкара галәм станциясенә үзенең корабында илтмәячәген белдерде. (Үзенең кызыклы коментарлары белән танылган премьер-министр урынбасары Дмитрий Рогозин американнар моннан соң галәмгә батутта сикереп менсен дип язды.) Көнбатыш технологияләреннән колак кагу Русия өчен акчалата миллиардлаган зыян, дигән сүз. Петербурда узган икътисади форумга Siemens, PepsiCo, Morgan Stanley кебек эре ширкәтләрнең җитәкчеләре килмәде. Кремль эшкуарлары анда зур гына инвестицияләр алачагына өмет иткән иде.

Ләкин барлык бу чикләүләрнең уңай ягын күрүчеләр дә бар. Русиянең көнбатыш белән араларын өзмичә, ниһаять, үзендәге көч белән аякка басарга акылы җитәр, дигән өметен белдерде Мәскәүдә эшләүче икътисади киңәшче Крис Уифер.

"Русия акча күчерү, технологияләр генә түгел, ашау-эчү һәм авыл хуҗалыгына да көч салып инде күптән артта калган бу өлкәләрне, ниһаять, үстерер дигән өмет бар", диде белгеч.

Доллардан баш тарту

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев инде берничә тапкыр икътисадны төрлеләндерергә, яңача идарә итәргә кирәк, диде. Ул да санкцияләрне илнең үз сәнәгатен үстерер өчен кулланырга тәкъдим итте. Путин кешеләре теманы тагын да үстереп төрле тәкъдимнәр белән чыкты. "Русия тимер юлы" җитәкчесе Себердә транспорт һәм инфраструктура проектын әзерләде. Путинның төбәк икътисади интеграциясе мәсьәләләре киңәшчесе Сергей Глазьев "дедолларизация", ягъни долларны кулланыштан чыгару планын тәкъдим итте. Глазьев планы нигезендә дәүләт активлары нинди дә булса "нейтраль валютага" күчерелергә, алтын кебек кыйммәтле метал экспорты туктатылып торырга, таможня берлеге, БДБ һәм "партнер илләр" арасында кулланыр өчен аерым төрле түләү һәм банк карталары булдырыла ала. Русиянең кайбер банклары Visa һәм MasterCard карталарын кабул итүдән баш тартканнан соң илкүләм түләү системы булдыру кирәклеге тагын да артты.

Русияне көнбатыштан аеру тәкъдимнәре Путинның Советлар Берлеген сагыну чыгышларына аваздаш. Русия президенты моңа акрынлап Грузия һәм Украина җирләрен тартып алу, Евразия таможня берлеге һәм Күмәк иминлек килешүе оешмасын төзеп, аның нигезендә алты элекке совет республикаларының кайберләре белән хәрби өлкәдә берләшү юлы белән килә. Русия хәзер Азия белән хезмәттәшлеген арттыра. Русия газын Кытайга сату турында килешү кабул ителде. Анда газ үткәргечләрен төзү башлана. Русия үзе өчен яңа базарны хәтта Төньяк Кореяда да эзли. Быел анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов булып кайтты. Пхеньянда булып кайткан Кремль журналисты Александр Проханов, "анда өйдә кебек рәхәт", дип сөйләде.

Кырымны "кайтару" Путинның үз халкы алдында дәрәҗәсен арттырды. Ләкин Русия халкы соңгы елларда икътисади комфортка ияләнде. Көнбатыш санкцияләре әле тулысынча гамәлгә дә кермәде – фикер белешүләргә караганда, халыкта бу вазгыять борчылу тудырган.

"25 ел чит илгә йөрүгә, чит ил киемнәре һәм ашау-эчүгә, техникага, интернетка өйрәнгән Русия ватандашларының моны үзгәртәсе килмәячәк. 1998 елгы кризистан соң Русия үзгәрде. Бу инде бөтенләй башка ил", ди Мәскәүдәге икътисад белгече Уифер.
XS
SM
MD
LG