Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ илчесе: Украинада гадел сайлау үтү Русия агрессиясенә җавап


АКШның Украинадагы илчесе Джеффри Пайетт, 25 майда Украинада президент сайлауны үткәрү Русия агрессиясенә яхшы җавап булачак, дип белдерде. Бу хакта “УНИАН” хәбәр итә.

Илче сүзләренчә, әгәр Русия сайлауны өзәргә тырышса, АКШ чикләүләрне арттырачак. “Әгәр Украинадагы вазгыятьне тотрыксызландыруга тырышулар була икән, без, АКШ һәм Европадагы партнерлар чикләүләрне үзгәртәчәкбез”, ди илче.

Аның сүзләренчә, гадел сайлаулар Русия агрессиясенә карата иң яхшы җавап булачак.

“Мин, Русия тарафыннан күрсәтелгән агрессиягә, Кырымны аннексияләүгә, илнең көнчыгышында вазгыятьне тотрыксызландыруга Украина ватандашларының 25 майдагы ирекле, гадел үз фикерен белдерүеннән дә яхшы җавап булмаячак дип күп тапкырлар әйттем. Чикләүләр белән алга таба нәрсә булачагы әлегә ачык кала, Русия, президент Путин үз йогынтысын ясар дип өметләнәбез, ул Славянкскида, Донецкида, Луганскида булсын, яисә кичәге коточкыч һөҗүмнәргә җәлеп ителгәннәрнең теләген сүндерүдә күп йогынтыга ия”, ди Пайетт.
XS
SM
MD
LG