Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:50

Башкортстанның Куергазы районында Тыл батыры һәйкәле һәм Табыну тәреләрен җимергәннән соң милләтара тарткалашлар узды.

Куергазы районындагы Лена авылы янына куелган Тыл батыры һәйкәле һәм табыну тәресен 9 май – Җиңү көнендә җимергәннәр дип фаразлана. Бу турыда хәбәр 15 майдан соң гына булган иде. Әлеге һәйкәл һәм тәрене эшләүче сынчы Владимир Пивоваров бу хакта шуларны хәбәр итте:

“2000 елда мин эшләгән Тыл батыры һәйкәлен һәм Табыну тәресен Лена авылы янындагы калкулыкка урнаштырган идек. Ул чара Җиңүнең 55 еллыгына туры китереп уздырылды. Быел апрель аенда радикал исламчылар йортыма килеп һәйкәл һәм тәрене алуны таләп иттеләр. Алар моны ислам кануннарын бозу дип аңлатты. Мин каршы килдем. Шуннан Җиңү көнендә һәйкәлне вандалларның җимерүе билгеле булды. Агачтан ясалган һәйкәлнең йөзе балта белән юнып алынган, һәйкәл дә, тәре дә кискәләп төрле якка чәчелгән иде. Мин бу хакта полициягә гариза яздым”.

Тыл батыры һәйкәле

Тыл батыры һәйкәле

18 май бертөркем православлар урындагы башкорт лидеры Рәфис Кунаккуловның Күмертаудагы йорты янына җыела. Алар бу вандаллык артында заманында Күмертауда Башкорт яшьләре берлеген җитәкләгән, соңрак Башкорт халык конгрессы рәисе булган Рәфис Кунаккулов тора дип исәпли. Берничә кеше койма аша ихатага сикереп капканы ача һәм төркем ихатага керә. Каршылыкта өч дистәгә якын кеше катнаша. Кунаккуловлар полициягә хәбәр итә, ләкин полиция килсә дә, тарткалашка кысылмый бер читтән күзәтеп тора.

Кунаккуловларга ярдәмгә берничә башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре дә килә. Ике арада сугыш башланып китә, моны күзәтеп торган полиция чуалышлардан читкә китә. Бер кеше җәрәхәт ясаучы пистолеттан атканнан соң тарткалаш тәмамлана. Сугышта Рәфис Кунаккуловның йөзен җимерәләр, туганының баш сөягенә зыян килә. Хатынының кулы җәрәхәт ясаучы пистолеттан яралана. Зыян күрүчеләр прокуратурага мөрәҗәгать итә.

Әлеге хәлләрнең икенче дулкыны 22 май уза. Күмертауга 60ка якын башкорт яшьләре килә. Каршылыклар сугышуга барып җитми. Шәһәр хакимияте вәкилләре, полиция бүлеге җитәкчесе һәм җирле поп та катнашкан сөйләшүләрдән соң 18 май көнендә булган каршылыкны оештыручылар Рәфис Кунаккуловтан гафу үтенәләр.

23 май әлеге хәлләр уңаеннан башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы мөрәҗәгать белән чыкты. Анда тарихи башкорт җирләренә тәреләр куюның дөрес булмавы әйтелгән. Тәреләрнең чиркәү яки православлар күмелгән каберләргә генә куелуы мөмкин булуы искә төшерелгән. Мөрәҗәгатьтә тәре һәм һәйкәлнең канунсыз куелуы да атала. Документта мондый хәлләрнең элек тә булуы искә төшерелеп, Учалыда Ирәмәл тавына тәре кую очраклары, аларны башкорт җәмәгатьчелегенең алып ташлавы мисал итеп китерелә. Мөрәҗәгатьтә шушы хәлләр белән беррәттән интернетта башкортларга каршы чыккан язмалар да мисал итеп китерелеп, шундый нәтиҗә ясала:

“Башкирофоб язмалар һәм полициянең нәтиҗәле эшләмәве аркасында башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләрен тукмаулар бүгенге Башкортстан хакимиятенең милләтара һәм динара тынычлыкны саклауда булдыксыз булуын күрсәтә”.

Мөрәҗәгать бу каршылыкны тарткалашта катнашкан якларның килешүләр белән генә яшереп калдыруның дөрес булмавын белдереп, бу эшләрнең канун кысасында тикшерелүен таләп итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG