Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:34

Белгечләр фикеренчә, Украина президентының сайлануы халыкның яңа хакимияткә теләктәшлеген күрсәтәчәк.

Намзәтләр унҗиде. Сайлау алды социологик тикшеренүләренә күрә, Петр Порошенко, Юлия Тимошенко һәм Сергей Тигипко тавыш бирүдән соң беренче өчлектә булырга мөмкин.

Миллиардер Порошенко – Майданда актив катнашкан сәясәтчеләрнең берсе. Ул "Рошен" кондитер корпорациясе һәм "5 канал" хуҗасы. "Әфлисун инкыйлабы"ннан соң Украина тышкы эшләр министры, элекке хакимияттә икътисад үсеше һәм сәүдә министры булып эшләде.

Порошенко штабында җитәкчеләре беренче турда ук җиңү яулар дип өметләнәләр. Җиңү өчен аңа 50% һәм бер тавыш артыграк җыю кирәк.

Социологлар әгәр якшәмбе сайлавында Порошенко җиңә алмаса, көндәше кем булуга карамастан, Тимошенкомы, әллә Тигипкомы, ул 15 июньдә булачак икенче турда җиңәргә мөмкин ди.

Сайлауга кадәр үткәрелгән социологик тикшеренүләрдә "Батькивщина" фиркасе лидеры Юлия Тимошенко икенче урында бара иде. Тимошенко 2005 елдан 2010 елга кадәр ике тапкыр хөкүмәт башлыгы булды. Янукович президентлыгы вакытында "газ эшләре" өчен җиде елга төрмәгә ябылды. Узган кыш Майдан тырышлыгы белән иреккә чыкты. Украинада 2010 елдагы президент сайлауда Януковичка караганда 3%ка кимрәк тавыш җыйган иде.

Сайлау алды рейтингында Сергей Тигипко өченче. Ул бай украиннарның берсе, ТАС финанс-сәнәгать төркеме хуҗасы. Элекке хакимияттә икътисади мәсьәләләрне багучы вице-премьер булып эшләде. Тигипко да 2010 елгы сайлауга чыкты һәм өченче урынны алды.

Киевта тавыш бирү урыны

Киевта тавыш бирү урыны

Сайлау Донецки һәм Лугански өлкәләрендәге киеренкелек вакытында үтә. Анда сепаратистлар һәм хөкүмәт көчләре арасында кораллы бәрелешләр бара. Белегечләр Украинада президент сайлауның икенче туры булу-булмауны илнең көнчыгыш өлешендәге тавыш бирү белән бәйли. Узган сайлауда нәкъ илнең бу өлеше Янукович өчен күп тавыш биргән иде.

Башта 21 намзәт президент сайлауга чыгачагын белдерде. Берничә көн кала алдан теркәлгән дүрт кеше, шулай ук коммунистлар лидеры Петр Симоненко намзәтлектән баш тартты.

Русиянең Кырымны аннексияләве, көнчыгыш өлкәләрдә Русия яклы сепаратистларның хакимиятне үз кулларына төшерергә омтылуы Украина көчләре белән кораллы бәрелешләр сайлау алды кампаниясенең тулы куәтенә җәелүенә мөмкинлек бирмәде.

Украина сайлаучылары комитеты мәгълүматларына күрә, бу сайлауда ил тарихында беренче тапкыр административ ресурс куланылмый һәм тавыш бирү оешканлык, ачык сайлау дәлиле булып тора.

АКШның Украинадагы илчесе Джеффри Пайетт, Украинада президент сайлау Русия агрессиясенә яхшы җавап булачак, дип белдерде.

“Мин Русия тарафыннан күрсәтелгән агрессиягә, Кырымны аннексияләүгә, илнең көнчыгышында вазгыятьне тотрыксызландыруга Украина ватандашларының 25 майдагы ирекле, гадел үз фикерен белдерүеннән дә яхшы җавап булмаячак дип күп тапкырлар әйттем”, ди Пайетт.

35,5 миллион Украина ватандашы сайлау хокукына ия.
XS
SM
MD
LG