Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Донецки халык республикасы” хәрби хәл кертте


Үзбилгеләнгән “Донецки халык республикасы” җирендә бүгеннән хәрби хәл кертелде. Бу хакта ДНР лидер башлыгы Денис Пушилин белдерде.

Аның сүзләренчә, танылмаган республиканың иң беренче максаты булып “җирне чит хәрбиләрдән чистарту” тора. Якшәмбе көнне кич белән Украина хакимияте илнең көнчыгышында хәрби сепаратистларга каршы чараларның дәвам итәчәген әйтте.

Шулай ук Пушилин Украина президенты сайлавында җиңеп килгән Петр Порошенконың беренче план булып Донбасска барачагы турындагы сүзләрен “мәгънәсез” дип атады. Шул ук вакытта Пушилин тоткарланганнар белән алмашу һәм “Донецки халык республикасы” җиреннән украин хәрбиләрен чыгару турында сөйләшүләр алып барырга әзерлеген әйтте. Бу хакта ИТАР-ТАСС хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG