Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда президент сайлау башланды


Бүген Мисырда президент сайлау башланды. Күпләр анда элекке саклану министры һәм армиянең элекке башлыгы Абдел Фәттах әс-Сиси җиңәр дип фаразлый.

Нәкъ әс-Сиси узган елның июлендә ил президенты Мөхәммәт Мурсины вафизасыннан читләштерү вакытында хәрбиләр белән идарә итте. Мурсины президентлыкка тәкъдим иткән “Мөселман кардәшләре” хәрәкәте хәзер илдә тыелган. Хәрәкәт белән бәйле булган меңнәрчә активистлар тоткарланды, меңнән артыгы үлем җәзасына тартылды. Мурси читләштерелгәннән соң барлыкка килгән чауалышларда йөзләрчә кеше һәлак булды.

Әс-Сиси тарафдарлары генерал ил алдында торган проблемнар, аерым алганда радикал исламчыларның активлашуына, чит ил инвесторларының Мисырдан акчаларын чыгаруга, туристлар саны кимүгә, энергетикадагы кризиска каршы мәсьәләләрне хәл итә алыр дип саный.

Amnesty International күпләп кеше хокуклары бозылуы турында әйтә.

Мисырда сайлау ике көн дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG