Accessibility links

Омскилар Казаннан бүләк белән кайтты


Омски вәкилләре бүләк ителгән автобус янында
Омски вәкилләре бүләк ителгән автобус янында

Күптән түгел Казанда үткән II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына Омскидан сигез кеше барды. Татар хатын-кызларының бу зур җыенында катнашкан ханымнарның дүртесе Омски шәһәр милли-мәдәни мохтариятененең "Мәрхәбә" хатын-кызлар клубы әгъзалары, "Умырзая" ансамбле үзешчәннәре булды.

Омски вәкилләре форум програмы буенча оештырылган барлык чараларда катнаштылар – 15 май көнне иртән Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты бинасында теркәлү узганнан соң шәһәр буйлап сәяхәткә чыктылар, Татарстан башкаласының матурлыгына, чисталыгына карап хозурландылар, Казан кирмәне җирлегендә йөрделәр, Кол Шәриф мәчетендә булып, хәер-сәдакәләрен бирделәр.

Көннең икенче яртысында омскилылар Беларус, Молдова, Кыргызстан, Болгарстан, Төркия, Чехия илләреннән, Ялтадан, Удмуртиядән, Якутиядән, Татарстанның төрле авыл-районнарыннан килгән делегатлар белән Казанның Фатиха Аитова исемендәге 12-нче санлы кызлар гимназиясенең уку-укыту, тәрбия юнәлешендә алып барылган эшчәнлекләре белән таныштылар.

Гимназия мөдире Илһамия Тимеркаева
Гимназия мөдире Илһамия Тимеркаева
Танылган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Роза Туфитулова тырышлыгы белән балалар бакчасы бинасында ачылган кызлар гимназиясе хәзер иркен, заманача җиһазландырылган яңа бинага күчкән. Анысы өчен гимназия җитәкчелеге күренекле драматург, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, татар халкының мәшһүр заты Туфан Миңнуллинга рәхмәтле. Бу хакта гимназиянең мөдире Илһамия ханым Тимеркаева бәян итте.

Гимназиядә укучы 9нчы сыйныф кызлары форум делегатларына "Нәрсә ул бәхет?" темасына фәлсәфи әңгәмә корып һәм сәхнә күренеше уйнап, татар теленең матур яңгырашын ишеттерделәр. Кызларның туган телләрендә иркен сөйләшүләре, Шул көннең кичендә омскилар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектаклен карадылар.

"Форумыннан күбрәкне көткән идем"

Форумның пленар утырышы 16 майның иртәсендә Камал театрында башланып, төштән соң Татарстанның Фәннәр академиясендә дәвам итте. Пленар утырышта милләт язмышы, гаилә иминлеге, бала тәрбияләү, туган тел мәсьәләләре хакында кайнар фикер алышулар булды. Мондый зур җыенда беренче мәртәбә катнашкан Омски вәкиле, «Мәрхәбә» хатын-кызлар клубы рәисе Фәния Назырова фикеренчә, мәгънәле, тирән эчтәлекле чыгышлар да, буш сүзләр дә булды. Шулай да, үзебез өчен үрнәк алырлык күп файдалы нәрсәләр ишеттек, туган телне үстерү буенча ныклы эш алып барырга, дигән фикер белән кайттык, ди Фәния ханым.
Фәния Назырова: "Хатын-кызлар форумыннан күбрәкне көткән идем"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:51 0:00

Быелның март аенда Омскиның «Умырзая» татар-башкорт фольклор халык ансамбленең 25 еллык юбилеена килгән Казан кунагы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының төбәкләр белән эшләүче бүлек башлыгы Марс Тукай Татарстан президентының «Умырзая»га автобус бүләк итүе хакында белдергән иде. Казаннан кайтып китәсе көнне бу зур бүләкне форум эшендә катнашкан «Умырзая» ансамбле вәкилләренә тапшыру тантанасы булды. Машинаның ачкычы йөртүчесенә – Омскиның татар мохтарияте рәисе Тамир Алимбаев корпорациясендә эшләүче Серик Торгымбаевка тапшырылды.

Омски вәкилләре форумга тимер юлы белән барган булсалар, кайтканда үзләренең 45 урынлы Hyundai маркалы автобусларына утырып кайттылар. Омскида аларны каршы алу тантанасы оештырылган иде. Рәсмиләрдән бер генә вәкил – шәһәр хакимиятенең милли оешмалар белән эшләүче бүлеге баш белгече Хәергелде Шакенова булды. Масскүләм мәгълүмат чаралары да чакырылган һәм килергә дә вәгъдә иткән иделәр, әмма берсе дә күренмәде. «Умырзая»ның юбилеенда да шундый ук хәл булган иде.

Июнь аенда ук коллектив бүләк ителгән автобус белән өлкәнең Тевриз, Муромцево районнарында һәм Томски шәһәрендә булачак Сабантуйларына барачак.
XS
SM
MD
LG